Шәһри Казан

БӨТЕН ДӨНЬЯ «барслар»ы берләшә

Бу көннәрдә Казан «Ак Барс»ның төрле төбәкләрдәге 200дән артык җанатарын үзенә җыйды. Бүген ачылучы съездда фанатлар хәрәкәтен тагын да берләштерергә тиешле оешма гамәлгә куелачак, «Ак Барс» җанатарларының Халыкара берлеген төзү нияте турындагы декларация имзаланачак. Корылтайга туры китереп әзерләнгән ике көнлек хоккей бәйрәменең программасы гаять бай. Анда «Ак Барс» клубы фанатлары...

Реклама

Бу көннәрдә Казан «Ак Барс»ның төрле төбәкләрдәге 200дән артык җанатарын үзенә җыйды. Бүген ачылучы съездда фанатлар хәрәкәтен тагын да берләштерергә тиешле оешма гамәлгә куелачак, «Ак Барс» җанатарларының Халыкара берлеген төзү нияте турындагы декларация имзаланачак.
Корылтайга туры китереп әзерләнгән ике көнлек хоккей бәйрәменең программасы гаять бай. Анда «Ак Барс» клубы фанатлары хәрәкәтен үстерү перспективалары» дигән темага түгәрәк өстәл, фан-клублар активистлары катнашындагы матбугат очрашулары, фанатларның Казан урамнары буйлап йөреше һ.б. чаралар урын алган.
Шушы чараларга туры китереп, 11 май көнне Казан хоккей клубы җанатарлар катнашында быелгы сезон ябылуны билгеләп үтәчәк. Бәйрәм программасы сәгать кичке алтыда «Татнефть-Арена» каршындагы мәйданда башлана.
Җанатарлар сезон аралыгында яраткан командаларында булачак үзгәрешләр хакында баш ваткан арада, Казан клубы составтагы беренче үзгәрешләр хакында рәсми рәвештә хәбәр итте. «Ак Барс» белән килешүләре тәмамланган биш хоккейчы - Олег Петров, Йозеф Страка, Максим Спиридонов, Константин Глазичев һәм Евгений Лапенков командадан киткән. Ә табышлар исемлегенә Дмитрий Обуховның «Металлург»тан янәдән туган клубына кайтуын, «барслар» станын капкачы Константин Барулин, һөҗүмчеләр Денис Абдуллин белән Максим Майоровның тулыландыруын кертергә мөмкин.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: