16+

ЧАМАСЫН БЕЛМӘСӘҢ...

Дөньяның хатын-кыз теннисчылар ассоциациясе рейтингында 10 нчы баскычта баручы Каролин Возняцкиның шаярып кына кылган гамәле җәнҗалга әверелмәгәе. Рәсми теннис сезоны тәмамланды, спортчылар бу көннәрдә төрле илләрдә коммерцияле, күрсәтмә турнирларда мәшгуль. Киеренке рухта узган тоташ бер сезоннан соң бераз булса да ял итәселәре килә, билгеле. Шуңа күрә теннисчылар күрсәтмә турнирларда үзләрен...

Күренекле немец теннисчысы Борис Беккер заманында шундый күрсәтмә турнирларның берсендә тамашачыларның берсенең күзлеген һәм пальтосын киеп уйнаган иде. Болай тыныч кына күренгән серб теннисчысы Новак Джокович та төрле номерлар күрсәтә. Шуңа күрә Каролин да коллегасы Серена Уильямска пародиясен бер гөнаһсыз шаяру дип кенә уйлаган. Әллә Серенаның титуллары күп булу, әллә аның Америка гражданы булуы, әллә башка раса вәкиле булуы зур роль уйнаган, ничек булса булган, америкалылар Дания теннисчысын расачылыкта гаепләргә ашыкты. Ә менә Серена кебек түгәрәк формага кергән Каролинны тамашачы да, аның белән бергә матч уйнаган Мария Шәрәпова да бик ошаткан.
Серена Уильямс үзе дустының бу гамәлен шәрехләүдән әлегә баш тарткан. Шунысы кызык: Каролин Возняцки Серена Уильямсның дусты санала шул. Авыр холыклы апалы-сеңелле Уильямслар белән башка теннисчылар якын аралашырга ашкынып тормый икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading