16+

Чемпион билгеле, ә Кубок өчен көрәш дәвам итә

Хоккей. Континенталь хоккей лигасындагы бу сезонның байтак сюрпризлар китерүенә инде ияләнеп киләбез бугай. Бу юлы Гагарин Кубогы өчен төп финал ярышлары да башка шартларда уза. Моңарчы финалда җиңеп, Гагарин Кубогын яулаган команда Россия чемпионы була иде. Быел плей-оффның төп финалына узган Прага «Лев»ы традицияне бозды. КХЛ регламенты буенча, лигада чыгыш...

Хоккей. Континенталь хоккей лигасындагы бу сезонның байтак сюрпризлар китерүенә инде ияләнеп киләбез бугай. Бу юлы Гагарин Кубогы өчен төп финал ярышлары да башка шартларда уза. Моңарчы финалда җиңеп, Гагарин Кубогын яулаган команда Россия чемпионы була иде. Быел плей-оффның төп финалына узган Прага «Лев»ы традицияне бозды. КХЛ регламенты буенча, лигада чыгыш ясаучы чит ил командасы Россия чемпионы була алмый. Шуңа күрә, икенче финалчы Магнитогорск «Металлург»ы вакытыннан алда Россия чемпионы дип табылды. Хәзер өстәмә стимул алган «Металлург»ка үз тарихында тәүге тапкыр Гагарин Кубогын яулау өчен «Лев» каршылыгын гына узасы калды.
Финал сериясенең беренче очрашуы бүген Магнитогорскида үтәчәк.
Шорт-трек. Сочи Олимпиадасы триумфаторы, быелгы сезон нәтиҗәләре буенча абсолют дөнья чемпионы Виктор Ан, ниһаять, тораклы булды. Шорт-тректа Россиягә Олимпиаданың өч алтын медален бүләк итеп, милли геройга әйләнгән спортчы моңарчы Новогорскидагы күнекмәләр базасында көн күрде. Әле кышкы уеннар тәмамланганчы ук, спорт чиновниклары аны тораклы итәргә вәгъдә биргәннәр иде. Шушы көннәрдә генә Виктор өй туен бәйрәм итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading