Шәһри Казан

Чемпионат шоферлары дүрт телдә сөйләшә

Татар, рус телләреннән кала, Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты машина йөртүчеләре инглиз, француз, испан, немец телләрен дә су кебек эчә. Бу бернинди дә уйдырма түгел! Шоферларның телне генә түгел, машина йөртүне дә ни дәрәҗәдә камил белүен Казан җир өсте һәм җир асты электр транспорты техникумында үз күзләрем белән күреп...

Татар, рус телләреннән кала, Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты машина йөртүчеләре инглиз, француз, испан, немец телләрен дә су кебек эчә. Бу бернинди дә уйдырма түгел! Шоферларның телне генә түгел, машина йөртүне дә ни дәрәҗәдә камил белүен Казан җир өсте һәм җир асты электр транспорты техникумында үз күзләрем белән күреп кайттым.
Шоферларны сайлап алу эш­ләре инде тугыз ай элек башланды. Ә бу көннәрдә исә техникум бинасында аларның профессиональ квалификациясен үстерәләр. Уку 30 июльгә кадәр барачак.
Безнең машина йөртүчеләргә аерым таләпләр бар. Иң беренчесе - әлбәттә, машина йөртү тәҗрибәсе, шоферлык стажы. Чемпионат шоферларының начар гадәтләре булмаска тиеш. Нинди дә булса чит телне белү дә мәҗбүри, - дип белдерде Спорт проектларының башкарма дирекциясе генераль директоры урынбасары Азат Галиәхмәтов.
Чемпионатта 590 кеше шофер буларак катнашырга теләк белдергән, ләкин аларны җиде кат иләк аша үткәреп, бары яртысын гына сайлап алганнар. Шулай итеп, спортчыларны һәм ФИНА «гаилә»сен 275 шофер йөртәчәк. Аларның 78 проценты югары белемле. Машина йөртүчеләрнең барысы да кабат юл йөрү кагыйдәләрен белүгә имтихан тоткан. Техника белән идарә итүдән тыш техникумда бу­лачак шоферларга кунак­лар бе­лән аралашу этикасын, Татарстан тарихын өйрә­тәчәкләр.
- Мин - КФУның Халыкара мөнә­сәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты мөгаллиме. Студентлар арасында кайнаганга, бөтен яңалыкларны да алардан беләм. Чемпионатка шоферлар җыйганнарын да алардан ишеттем. Дөрес, башта минем тәрҗемәче буласым килде, чөнки француз телен бик яхшы беләм. Хәзер инглиз теле өстенлек иткәнгә, мине алмадылар. Республикада шундый зур күләмле чара барган вакытта, мин дә читтә кала алмадым. Шуңа шофер булып эшкә кердем, - ди 48 яшьлек Рөстәм Фәхретдинов.
Шоферларның эш вакыты тәүлегенә 14 сәгать булачак. Алар өчен төшке аш каралмаса да, машина йөртүчеләр боекмый.
Ял итәр өчен аерым бүлмә бирәләр, шунда төшке аш ашау мөмкинлеге дә булачак, - дип сөйли алар.
Шуны әйтергә кирәк, шоферларның күбесе инде үзләрен Универсиада уеннарында, Сочи шәһәрендә уздырылган Олимпиадада сынап караган. Азат Хаҗиев та шуларның берсе.
Башта гади кызыксыну белән генә кереп киткән идем. Тора-бара эшем ошый башлады. Универсиада вакытында бик күп танылган кешеләр белән аралашырга туры килде. Кытайның спорт һәм яшьләр эшләре министрын йөрттем. Чемпионатка зур өметләр баглыйм, ул Универсиада уеннарыннан да яхшырак булыр дип өметләнәм, - ди Азат.
Шоферларга машиналарны 10 июльдә тапшырачаклар. Ә тагын бер атнадан беренче чемпионат кунакларын каршылаячаклар. Азат Галиәхмәтов вәгъдә иткәнчә, шәһәр транспорт системасында да үзгәрешләр булачак, шоферлар һәм кондукторлар белән аерым сөйләшү оештырылачак.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: