21-24 июль көнне Казахстанның Астана шәһәрендә «Экспо-2017» халыкара күргәзмәсе кысаларында билбау көрәше буенча унбишенче дөнья чемпионаты узды. Татарстан егет-кызлары бу ярышта биш алтын һәм бер көмеш медаль яулап кайтты.
Скопировать ссылку
21-24 июль көнне Казахстанның Астана шәһәрендә «Экспо-2017» халыкара күргәзмәсе кысаларында билбау көрәше буенча унбишенче дөнья чемпионаты узды. Татарстан егет-кызлары бу ярышта биш алтын һәм бер көмеш медаль яулап кайтты.
Җиңүчеләр барыбызга да яхшы таныш. Раил Нургалиев, Фәрхәт Фәйзуллин, Илнар Закиров, Гәбдеҗәлил Сөләйманов исемнәре көрәш белән кызыксынган һәркемнең колагында яңгырап тора. Араларында ике гүзәл зат та бар: Чаллы кызы Зәмирә Әхмәдова - беренчелектә, ә Зәй батыры Екатерина Бусова көмеш медаль белән кайтты. Республика көрәшчеләре дөньяның 45 иленнән килгән 200гә якын спортчылар белән бил алышты. Ярышлар ирекле һәм классик стильдә барды.
«Титулны саклап калу авыррак»
Зәмирә Әхмәдова спорт белән тугыз яшеннән шөгыльләнә башлый. Көрәшкә бераз соңрак - 15 яшендә килә. «Ни өчен көрәшне сайладың?» - дигәч, «Минем башка чарам юк иде, әтием - көрәшче», - дип елмая чая кыз. Зәмирә инде икенче тапкыр дөнья чемпионы титулын ала. Россия чемпионаты, ил кубогында да яулаган алтыннары җитәрлек аның. Авырлыгы 52 килограмм гына булса да, көндәшләрен атып кына бәрә.
- Бу ярышларга мин үземне кызганмыйча әзерләндем. Беренче тапкыр җиңү ул бер хәл, титулны саклап калу - авыррак. Көндәшләрең, алдагы елдагы чыгышыңа карап, сиңа тиңләшеп әзерләнә бит. Ярышлар алдыннан авырлык куу да үзе бер сынау, - ди Зәмирә.
Җиңелгән булса да, төшенкелеккә бирелә торганнардан түгел Чаллы кызы. 2015 елда беренче тапкыр чемпион булып, аннан соңгы елда бронзага гына ия була. Быел чемпион исемен кабат аклый.
- Җиңүләр дә, җиңелүләр дә мине тагын да тырышыбрак эшләргә илһамландыра, - ди Зәмирә.
Комментарийлар