16+

Чемпионнар көрәше

2 май көнне Россия премьер-лигасы кысаларында «Рубин» үз мәйданында Санкт-Петербургның «Зенит» командасын кабул итте. Бу уен казанлылар өчен аеруча әһәмиятле матч иде. Әмма нәтиҗә көтелгәнчә үк булып бетмәде.

Чемпионнар көрәше

2 май көнне Россия премьер-лигасы кысаларында «Рубин» үз мәйданында Санкт-Петербургның «Зенит» командасын кабул итте. Бу уен казанлылар өчен аеруча әһәмиятле матч иде. Әмма нәтиҗә көтелгәнчә үк булып бетмәде.

Россия чемпионатында соңгы биш ел эчендә чемпион булган командалар көрәше, чынлап та, чемпионнарча булды. Дөрес, сезон беткәнче үк чемпион исеменә лаек булган «Зенит» бу уенга артык әһәмият бирмәгәндер. Алай да бөтен сезонына өч кенә мәртәбә оттырган команда бирелергә җыенмады.
Уен кызу темплар белән башланып китте. 8 нче минутта ук «асылташыбыз» Александр Рязанцев Петербург командасы капкасына беренче тупны томырды. Берсеннән-берсе куркыныч мизгелләр булса да, беренче тайм казанлылар файдасына 1:0 белән тәмамланды.
Бу исәпне озак саклап булмады шул. 50 нче минутта заманында «Рубин» капитаны булган Сергей Семак, элекке коллегаларының капкасына гол кертеп, исәпне тигезләп тә куйды. 59 нчы минутта Бибрас Натхо штраф мәйданчыгыннан типкән тупны тотарлык түгел иде. Ләкин «асылташлар» өстенлекне озак тота алмады. Нәкъ ун минуттан «кояш командасы» вәкиле Андрей Аршавин исәпне тигезләп куйды. Матч беткәндә «Рубин» күпме генә тырышмасын, көндәшләре капкасына тагын бер гол кертү бәхетенә ирешә алмады.
Шулай итеп, «Рубин», 65 очко туплап, 7 нче урында баруын дәвам итә. Киләсе уенны «асылташларыбыз» 6 майда Махачкалада җирле «Анжи» белән уздырачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading