Шәһри Казан

Чемпионнарны котладылар

Мәскәүдә дөнья чемпионаты җиңүчеләре - Россия хоккей җыелма командасын тәбрикләү тантаналары үтте. Мәскәү урамнары җиңүчеләрне котлаучылар белән тулган иде. Җыелма команданың һәрбер уенчысын, һәр тренерны халык алкышлар белән каршы алды. Шул ук көнне җиңүчеләребез Ново-Огаревода Россия Президенты Владимир Путинда кунак булды. Җыелма команданың баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов Илбашына да дөнья...

Реклама

Мәскәүдә дөнья чемпионаты җиңүчеләре - Россия хоккей җыелма командасын тәбрикләү тантаналары үтте. Мәскәү урамнары җиңүчеләрне котлаучылар белән тулган иде. Җыелма команданың һәрбер уенчысын, һәр тренерны халык алкышлар белән каршы алды.
Шул ук көнне җиңүчеләребез Ново-Огаревода Россия Президенты Владимир Путинда кунак булды. Җыелма команданың баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов Илбашына да дөнья чемпионатының алтын медален бүләк итте. Владимир Путин: «Рәхмәт, ләкин мин бу медальгә лаек түгел. Ул кадәрле осталыкка ирешмәдем әле», - дип җавап бирде. Шуңа күрә киләчәктә бу бүләкнең музейда урын алачагын әйтте РФ Президенты.
«Бу безнең беренче генә җиңү түгел, коры исәп белән дә җиңгән чаклар булды. Әмма бу юлы сезнең уңыш яулавыгыз искиткеч булды», - диде В.Путин. Аннары ул З.Билалетдиновны «Ак Барс»тан Россия җыелмасына алган чакны искә төшерде: «Рөстәм Миңнехановны үземә чакыргач, хоккей турында сөйләшик әле, дидем. Ә ул исә: «Шулай дип уйлаган идем инде», - дип куйды».
РФ Президенты сүзләренчә, бүген Россиядә 404 мең кеше хоккей белән шөгыльләнә. Киләчәктә тагын 95 ябык стадион төзеләчәк. Хәзерге көндә 390 ябык стадион бар.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: