16+

ӨЧЕСЕ ДӘ БЕЗДӘ

27 августтан 9 сентябрьгә кадәр чит ил студентлары утлы һәм пневматик пистолеттан атуда ярышты һәм Кабан күлен һәркөнне диярлек камап алды. Юк, дустым, курыкма! Кабан күлендәге хәзинәне чит ил кешеләре алып китәргә җыенмый. Әле син һаман да эшнең нидә икәнен аңламыйсың икән, хәзер барысын да тәфсилләп сөйлим.

ӨЧЕСЕ ДӘ БЕЗДӘ

27 августтан 9 сентябрьгә кадәр чит ил студентлары утлы һәм пневматик пистолеттан атуда ярышты һәм Кабан күлен һәркөнне диярлек камап алды. Юк, дустым, курыкма! Кабан күлендәге хәзинәне чит ил кешеләре алып китәргә җыенмый. Әле син һаман да эшнең нидә икәнен аңламыйсың икән, хәзер барысын да тәфсилләп сөйлим.

Август ахыры-сентябрь башында Казанда өч (!) зур вакыйга булды. Студентлар арасында байдарка һәм каноэларда ишү буенча V (27-31 август), ату буенча IV (4-9 сентябрь), академик ишү буенча XII (7-9 сентябрь) Дөнья чемпионатлары нәкъ менә Татарстан башкаласында үтте.
Байдарка һәм каноэларда ишү буенча Дөнья чемпионаты Урта Кабан күлендә урнашкан Ишкәк ишү үзәгендә узды. Ярышлар вакытында команда һәм шәхси дисциплиналарда 24 медаль комплекты уйнатылды. Нигезләмә буенча, чемпионатта 18-27 яшьлек спортчылар катнашырга хокуклы иде. Ярышларда 300гә якын кеше катнашты. Һәрбер ил программаның һәр төрендә бер генә көймә тәкъдим итә алды. Шунысын да әйтергә кирәк, байдарка һәм каноэларда ишү 1936 елдан бирле олимпия спорт төре дип санала.
Ату буенча Дөнья чемпионаты «Зөя» («Свияга») Стендка ату һәм Тынычлык бистәсендәге Ядрә белән ату комплексларында үтте. Ярышлар вакытында 34 медаль комплекты уйнатылды (17се команда, 17се шәхси ярышларда). Анда барлыгы 500гә якын 18-27 яшьлек студент-спортчы катнашты. Спортның бу төрендә утлы һәм пневматик коралдан атуда ярышалар. Ядрә белән ату буенча ярышларда катнашучылар тирда утлы коралдан мишеньгә атты. Стендка ату ярышларында исә спортчылар һавада очып барган мишень-тәлинкәләргә тидерде.
Академик ишү буенча Дөнья чемпионаты, алдарак язылганча, Ишкәк ишү үзәгендә узды. Бу спорт төре 2013 елдагы Универсиадага өстәмә спорт төре буларак кертелде. Ярышларда якынча 400 спортчы катнашты. Ир-атлар - сигез, ә хатын-кызлар биш дисциплинада ярышты.
Өч чемпионат катнашучылары да Универсиада авылында яшәде. Волонтерлар аларга һәрдаим булышып йөрде. Әлеге катнашучыларны без киләсе елда да күрергә өметләнәбез, аларның күбесе Универсиадада катнашырга теләк белдерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading