Узган атнада Данис Зариповка туган каласы Чиләбедә КХЛ йолдызлары матчында катнашу насыйп булмаса да, ул туганнарын һәм якташларын шатландыру җаен тапты. Данисның нәсел җепләре барып тоташкан Алабуга районының Дөм-Дөм авылында хоккейчы исемен йөрткән традицион турнир узды. Бу юлы бәйрәмгә Данис үзе белән «Ак Барс»тагы коллегалары Кирилл Петров белән Артем Лукояновны...
Узган атнада Данис Зариповка туган каласы Чиләбедә КХЛ йолдызлары матчында катнашу насыйп булмаса да, ул туганнарын һәм якташларын шатландыру җаен тапты. Данисның нәсел җепләре барып тоташкан Алабуга районының Дөм-Дөм авылында хоккейчы исемен йөрткән традицион турнир узды. Бу юлы бәйрәмгә Данис үзе белән «Ак Барс»тагы коллегалары Кирилл Петров белән Артем Лукояновны да алып кайткан иде.
Тирә-як авылларның балалар хоккей командалары арасында оештырыла торган турнир бу юлы географиясенең киңәюе белән аерылып торды. Быел анда Киров өлкәсенең «Шуни» командасының катнашуы турнирга төбәкара статус бирде. Хоккейчыларның киемнәре дә хәзер профессиональ осталарныкыннан ким түгел. Уенда да прогресс сизелә. Моңа легионерлар да өлеш кертә икән. Авыл командалары балаларның профессиональ хоккей командаларыннан да турнир өчен уенчылар җәлеп итә башлаган.
Дөм-Дөм командасы якташларының йөзенә кызыллык китермәс өчен көчен дә, осталыгын да кызганмаган, күрәсең. Нәкъ менә алар турнирның җиңүчесе булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар