16+

Чын көчен күрсәтер әле

15 май көнне Казанның «УНИКС» командасы Краснодарның «Локомотив-Кубань» командасы белән очрашты. ВТБ Бердәм лигасында турыдан-туры чирекфиналга үткән казанлылар беренче уенда җанатарларының өметләрен аклый алмады.

Чын көчен күрсәтер әле

15 май көнне Казанның «УНИКС» командасы Краснодарның «Локомотив-Кубань» командасы белән очрашты. ВТБ Бердәм лигасында турыдан-туры чирекфиналга үткән казанлылар беренче уенда җанатарларының өметләрен аклый алмады.

Станислав Еремин шәкертләре кунакларны уенның беренче чирегендә үк алга җибәрде. Мәйдан хуҗаларының 18 очкосына «тимер юлчылар» 23 очко җыеп җавап бирде. Бу матчта «УНИКС» баскетболчылары уңышлы сакланды дип әйтүе авыр. Кунакларның һәр өч очколы тупны кертү сәбәбе дә шул. Икенче чиректә «Локомотив-Кубань»ның һөҗүмнәре тагын да уңышлырак барды. Тагын да канатланыбрак киткән кунаклар, тәнәфескә китәргә бер секунд кала, тупны мәйдан уртасыннан ук атып, аны хуҗалар кәрҗиненә кертте. Озын тәнәфескә казанлылар, 11 очкога оттырып, 35:46 исәбе белән ял итәргә кереп китте.
Өченче чиреккә кунаклар тагын да көчлерәк булып чыктылар. Алар җыйган 23 очкога «УНИКС» 15 кенә очко белән җавап кайтара алды. Өченче өлештән соң 50:69 белән җиңелеп барган казанлылар уен ахырына исәпне 8 очкога кадәр кыскартуга иреште. Мәйдан хуҗалары 72:80 исәбе белән оттырса да, аларның соңгы чиректә 22 очко җыеп, тиз генә бирешергә теләмәве - мактауга лаек. Өч җиңүгә кадәр уйнала торган чирекфинал матчларында «УНИКС» үзенең чын көчен күрсәтер әле. Кичә казанлылар Краснодар командасы белән икенче уенны үткәрде. Матч башланганчы, газетабыз басмага тапшырылган иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading