Шәһри Казан

Данисның өметләре – Сочида

«Ак Барс»ның элекке һөҗүмчесе Данис Зарипов яңа сезонга әзерлекне Магнитогорск «Металлург»ы составында башлады. Данис, кырыс дисциплинасы өчен Тимер Майк кушаматын алган баш тренер Майк Кинэн белән аңлашып эшләрбез дип ышана: «Ул алай ук кырыс тренер димәс идем. Аның турында күбрәк гайбәтләр йөри дип уйлыйм. Һәр белгеч таләпчән була. Аңлашып эшләрбез...

Реклама

«Ак Барс»ның элекке һөҗүмчесе Данис Зарипов яңа сезонга әзерлекне Магнитогорск «Металлург»ы составында башлады. Данис, кырыс дисциплинасы өчен Тимер Майк кушаматын алган баш тренер Майк Кинэн белән аңлашып эшләрбез дип ышана: «Ул алай ук кырыс тренер димәс идем. Аның турында күбрәк гайбәтләр йөри дип уйлыйм. Һәр белгеч таләпчән була. Аңлашып эшләрбез дип ышанам. Безнең максатлар туры килә - лаеклы нәтиҗәләр күрсәтү», - ди Зарипов. Ул яңа сезонда яңа команда составында яхшы уен күрсәтеп, Сочи Олимпиадасына йөз тотуын - Россия җыелма командасы составында ныклы урын алу өчен көрәшәчәген яшерми.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: