Шәһри Казан

Данлыклы тренерлар яшь чакта нинди булган?

Быел хоккей һәм волейбол буенча Россия җыелма командаларының исемен бөтен дөньяга данлаган бөек тренерларның икесенең дә язмышлары Татарстан белән бәйле. 1980 елгы Мәскәү Олимпиадасында җиңү яулаган совет волейболчыларының батырлыгын 32 еллык тәнәфестән соң яңа Россия тарихында кабатлый алган остаз Владимир Алекно, белгәнебезчә, Казан «Зенит»ының баш остазы. Хоккей буенча ил җыелмасын...

Владимир Алекноның, баксаң, ишкәкләрдә ишүче, йөзүче булып китү перспективасы да булган. Киләчәк тормышын волейбол белән бәйләве өчен ул абыйсына һәм беренче тренерына рәхмәтле.
- Волейбол дөньясына мине ике яшькә өлкәнрәк абыем Сергей алып керде. Ул вакытта үзе волейбол секциясендә шөгыльләнә иде, миңа 9 яшьләр чамасы булгандыр. Без ул вакытта Белоруссиянең Витебск өлкәсендәге Полоцк шәһәрчегендә яши идек. Тормышыбыз бик үк җитеш булмады. Беренче джинсы чалбарны мин 18 яшемдә генә сатып алдым. Ул вакытларда үсмерләр арасында джинсы чалбарлы булу гаиләдәге җитешлекне билгеләүче төп критерий иде. Әти белән әнинең күп вакытлары эштә үткәнгә, мине күбрәк урам тәрбияләде дисәң дә дөресрәк булыр. Полоцк ул елларда сугыш чукмарлары шәһәре санала иде. Еш кына урам сугышларына да эләктек. Әмма миңа абыем һәрвакыт уңай үрнәк бирде, аңа охшарга омтылдым. Волейбол секциясенә килүгә, үземне бик иркен хис итә башладым, тренер Евгений Борисович Рудов миңа беренче күрүдә үк ошады.Ул үсмерләр арасыннан өметле волейболчыларның тулы бер буынын тәрбияләде. Республиканың яшьләр командалары арасында Витебск өлкәсе иң югары нәтиҗәләр күрсәтә иде. Рудов минем волейболда калуымда хәлиткеч роль уйнады дип саныйм. Юкса минем ишкәкләрдә ишү, йөзү буенча да перспективаларым бар иде. 13 яшемдә мөстәкыйль шәхес буларак формалашып җиттем дип исәплим, шул вакытта инде мин Минск спорт интернатында укый, мәктәп укучылары спартакиадаларында актив катнаша башладым.
Тыйнак, аз сүзле тренерларның берсе Зиннәтулла Билалетдиновның шәхси тормышына кагылышлы кызыклы моментлар хакында аның дуслары, партнерлары әңгәмәләреннән таптык.
Аның Мәскәү «Динамо»сы һәм СССР җыелма командаларындагы озак еллар бергә уйнаган партнеры, якын дусты Василий Первухин сөйли:
-- Зиннәтулла хатыны Надя белән мәктәп елларыннан ук таныш булган. Мин аның белән «Динамо»да танышканда, Билл өйләнергә җыена иде. Әле дә хәтеремдә, җәйге җыен вакытында кич белән клубка бардык, тик ул биемәде. Кәләше булганга күрә, башка кызлар белән биюне җилбәзәклек дип санады. Шуңа күрә башкалар биегәнне стенага терәлеп күзәтү белән генә чикләндек. Туйларына эләкми калдым, ул вакытта җәйге ялны уздыру өчен Пензага киткән идем. Ә менә аның кызы тууын бик зурлап билгеләп үтүебез хәтердә. Билл раздевалкага ике әрҗә шампан шәрабы алып килгән иде.
Яшь кенә булса да, үз яшьтәшләреннән зурлар кебек фикер йөртүе белән аерыла иде. Ул вакытта безне хоккейдан башка әйберләр кызыксындырмады, ә ул төрле темалар буенча фикер алышуларга җиңел генә кушылып китә иде. Ул безгә кунакка килгәндә моны минем әни дә искәртә иде. Кием сайлаганда да Билл аерылып торды. Ул вакытта спортчыларны дәүләт киендерә иде бит. Безгә костюмнар китерүгә, киеп карау башлана. Кайсының җиңе кыска, кайсының озын. Безнең моңа әлләни исебез китми. Ә менә Билл - икенче мәсьәлә. Озаклап казынса казына, әмма үзенә яраклы костюмны таба.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: