16+

«Динамо»чылар «Волга»ны җиңде

Туплы хоккей буенча Россия чемпионатында Казан «Динамо»сы ульянлыларның «Волга» командасын җиңүгә иреште. Җиңү яулауда төп рольне Юрий Радюшинның хет-трикы уйнады. Шулай итеп, илнең вице-чемпионнары Ульяновскида узган уенда 7:3 исәбе белән җиңүгә иреште.

Матбугат конференциясендә Казан командасының баш тренеры Андрей Стук: «Мине «Енисей» командасы белән булган матчтан соң уенчыларымның функциональ хәле һәм күңел халәте борчыган иде. Ул уенда без шактый көч түктек. Әмма уенчыларым бүген яхшы селкенделәр, хәлләре җитте. Мин бу уеннан бик канәгать. Аеруча беренче таймда бик дөрес эшләделәр, астан уйнап артык мавыкмадылар, «Волга»ның күбрәк оборонада уйнаячагын аңладылар. Беренче тайм өске тапшырулар һәм контратакалар ярдәмендә 4:1 исәбе белән төгәлләнде. Ә икенче таймда җиңүгә ирештек», - дип белдерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading