16+

Динияр Билалетдиновны «Рубин»да күрү насыйп булмады

Футболчы милләттәшебез Динияр Билалетдиновны Казанда күрү хыялы әлегә тормышка ашмады. Соңгы ике елда Англия премьер-лигасының «Эвертон» клубы өчен чыгыш ясаган Динияр күптән түгел Мәскәү «Спартак»ы белән килешү төзеде.

Динияр Билалетдиновны «Рубин»да күрү насыйп булмады

Футболчы милләттәшебез Динияр Билалетдиновны Казанда күрү хыялы әлегә тормышка ашмады. Соңгы ике елда Англия премьер-лигасының «Эвертон» клубы өчен чыгыш ясаган Динияр күптән түгел Мәскәү «Спартак»ы белән килешү төзеде.

Гәрчә спорт даирәсендә «Эвертон»нан китү нияте булган футболчы белән Россиянең берничә клубы, шул исәптән «Рубин»ның кызыксынуы хакында сүзләр йөргән булса да. Егетнең әтисе танылган футболчы һәм тренер Ринат Билалетдинов әңгәмәләрнең берсендә Россия клубларыннан бары «Спартак»ның гына Диниярга конкрет тәкъдим белән чыгуын җиткергән иде. «Рубин»нан да, туган клубы «Локомотив»тан да вариантлар тәкъдим ителмәгән икән. Футболчы егет «Спартак» белән төзелгән контракты хакында җентекләп сөйләргә яратмаса да, аның озакка исәпләнүен һәм аны бөтен көчен биреп үтәргә җыенуын белдерә. Шулай да ул киләчәктә кызыклы тәкъдимнәр булганда, аларны клубның һәм үзенең караячагын кире какмый. Хәзергә җанатарларга Диниярның футболкасында гадәтләнгән 63 нче номер урынына 25лене күрүгә ияләшергә кала.
Мәскәүнең «Локомотив» футбол мәктәбендә тәрбияләнгән, 19 яшендә шушы клубның төп составында чыгыш ясый башлаган талантлы татар малаеның йөрәге, әлбәттә, туган клубы белән, ул моны үзе дә яшерми. Премьер-лигадагы һәм ил җыелма командасындагы барлык уңышларының башында «Локомотив» торуын егет кат-кат искәртә иде. Өстәвенә Англиягә китәр алдыннан берничә сезон ул «Локомотив»та капитан вазифасын да башкарды. Элегрәк интервьюларында Динияр «Россия тимер юллары»на караган бу клубта уйнавы, мактаулы тимерьюлчы исемен йөрткән бабасы Сәйяр эшен шул рәвешле дәвам итүе белән горурлануын гел әйтеп килде.
Шунысы кызык: ил спортында танылу алган ике Билалетдиновның - Зиннәтулла Хәйдәр улы белән Динияр Ринат улының нәсел тамырлары Түбән Новгород өлкәсендәге татар авылларына барып тоташа. Шулай да аларны туганлык җепләре бәйләми. Бер әңгәмәсендә бу хакта Динияр үзе җиткергән иде: «12 яшемә кадәр мин сирәк очрый торган фамилия йөртүем белән горурлана идем, Зиннәтулла Хәйдәровичны белми идем. Спортта тагын бер Билалетдинов булганлыгын ишетүгә, җиңелчә шок кичердем».
Футболның күп вакытын алуы сәбәпле, Диниярның бабаларының туган ягы Суксу авылына күптән кайтканы юк икән. Шуңа да озак вакытын спортчылар арасында, җыеннарда уздырган егеткә хәзер татар телендә аралашырга авыррак. Ә кечерәк вакытта сүзгә кушылып китү бик җиңел бирелә иде миңа, ди ул.
Динияр Мәскәүдә танылган футболчы Ринат Билалетдинов гаиләсендә туа. Аны футбол сөючеләр Мәскәү «Локомотив»ы һәм Ярославль «Шинник»ы уенчысы буларак яхшы белә. Бүген Ринат әфәнде «Локомотив» системасында тренер булып эшли. Әтисе спортчы булса да, кечкенә Диниярны футболга ул түгел, ә әнисе алып килә. 1990 елда малай «Чертаново» спорт мәктәбендә шөгыльләнә башлый. Һөнәре буенча акушер-гинеколог һәм косметолог булган әнисе Әдилә ханымга да спорт ят түгел. Ул заманында кызлар арасында өстәл теннисы буенча Мәскәү чемпионы булган, озак вакытлар нәфис гимнастика белән шөгыльләнгән. Билалетдиновларның олы уллары Марат та футболчы, «Спортакадемклуб» данын яклый. Иң кечесе Данил - фехтование буенча спорт мастерлыгына кандидат, МДУның журналистика факультетында укый.
Динияр исә талантлы футболчы булуы өстенә, абыйсы кебек үк югары белем алган - Мәскәү дәүләт индустриаль университетының автомобиль төзелеше факультетын тәмамлаган. Егетнең бу факультетны югары белем турында диплом алу өчен генә сайламавы аңлашыла. Күптән түгел үзәк басмаларның берсенә биргән интервьюсында ул футболдагы карьерасын тәмамлагач, автомобиль сәнәгате белән бәйле юлдан китү теләген җиткерә. Ә хәзергә әле 27 яшьлек спортчының бар уе футбол белән бәйле. Англиядә уен практикасы аз булган Диниярның футболга сусаганы яхшы аңлашыла. Аның «Спартак»ка кайтуы ил җыелма командасы составында позицияләрен ныгыту өчен дә менә дигән шанс. 29 февральдә Россия җыелма командасы Копенгагенда Дания командасы белән иптәшләрчә очрашу уздырачак. Бу матчка баш тренер Дик Адвокат игълан иткән уенчылар исемлегендә Динияр Билалетдинов та бар.

Безнең белешмә:
Динияр Ринат улы БИЛАЛЕТДИНОВ, ярымсакчы.
Карьерасы: 2004-2009 - «Локомотив» (Мәскәү), 2009-2012 - «Эвертон» (Англия), 2012 - «Спартак» (Мәскәү).
Спорттагы казанышлары: 2008 елгы Европа чемпионатының бронза призеры, Россия чемпионатының бронза призеры, Россия чемпионы, Россия Суперкубогы иясе.
Гаилә хәле: 2011 елның 11 июнендә ЦСКА баскетбол клубының элекке биючесе, хәзерге вакытта PR-агент Мариягә өйләнгән. Март азагында Билалетдиновлар бәби көтәләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading