16+

Дөнья чемпионатына әзерлек 20 мартта башлана

Хоккей буенча Россия җыелма командасы быелгы дөнья беренчелегенә әзерлекне плей-оффның беренче раундыннан соң, 20 марттан башлап җибәрә. Бу хакта команданың өлкән тренеры Валерий Белов белдерде. Җыелма командага уенчылар чакыру плей-оффның беренче этабыннан соң нинди командаларның Гагарин Кубогы өчен көрәшне алга таба дәвам итүенә бәйле булачак. Баштагы этапта Новогорскидагы күнекмәләр базасына...

Хоккей буенча Россия җыелма командасы быелгы дөнья беренчелегенә әзерлекне плей-оффның беренче раундыннан соң, 20 марттан башлап җибәрә. Бу хакта команданың өлкән тренеры Валерий Белов белдерде. Җыелма командага уенчылар чакыру плей-оффның беренче этабыннан соң нинди командаларның Гагарин Кубогы өчен көрәшне алга таба дәвам итүенә бәйле булачак. Баштагы этапта Новогорскидагы күнекмәләр базасына 22-25 кешелек состав тупланып, алар белән тулы куәткә күнекмәләр алып барылачак. Шул уенчыларның күбесе Германия, Словакия, Латвия командалары белән апрель аена планлаштырылган матчларда катнашачак. «Бу иптәшләрчә очрашулар түгел, ә рәсми матчлар. Алар «Еврочеллендж» турниры кысаларында Халыкара хоккей федерациясе яклавы астында уза», - ди Валерий Белов.
Хоккей буенча быелгы дөнья чемпионаты 4-20 май көннәрендә Швеция һәм Финляндиядә уза.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading