16+

Дөнья тирәли... велосипедта

Казанда 6-17 июль көннәрендә узачак Студентларның халыкара Универсиадасы җәмәгатьчелекне дә төрле кызыклы һәм тәвәккәл адымнарга этәрә.

Дөнья тирәли... велосипедта

Казанда 6-17 июль көннәрендә узачак Студентларның халыкара Универсиадасы җәмәгатьчелекне дә төрле кызыклы һәм тәвәккәл адымнарга этәрә.

Казанлылар Ален Хәйруллин белән Павел Грачев, мәсәлән, велосипедта дөнья тирәли сәяхәткә чыкканнар иде. Алар инде АКШның Техас штатындагы Даллас шәһәренә барып җиткәннәр. Велотуристлар Техас штатына Луизиана ягыннан кергәннәр, Дели, Аркадия, Маршалл, Гранд Сейлайн шәһәрләре аша узганнар. Далласта шимбәгә кадәр торганнан соң, алар юлларын АКШның көнбатыш ярларына таба дәвам итәчәкләр.
Егетләрнең дөнья тирәли сәяхәтләре Универсиадага һәм казанлы Онисим Панкратов сәяхәтенең 100 еллыгына багышлана. Ален Хәйруллин белән Павел Грачев, Җир шарын урап чыгып, Казанга 6 июльгә - Универсиаданы ачу тантанасына кайтып җитәргә тиешләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading