16+

Дәрәҗәле затларга – урын түрдән

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казанда 6-17 июль көннәрендә узачак Универсиадага аккредитация алды.

Дәрәҗәле затларга – урын түрдән

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казанда 6-17 июль көннәрендә узачак Универсиадага аккредитация алды.

Универсиадага әзерлек һәм үткәрү чорында аккредитация һәм униформа бирү үзәге 18 марттан эшли башлады. Беренчеләрдән булып, аккредитация бейджиклары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичка бирелде.
«Казан-2013» башкарма дирекциясе генераль директоры урынбасары Лариса Сулима Минтимер Шәймиевне үзәк эшчәнлеге белән таныштырды. Аңа рәсми затларны кабул итү зонасы, аккредитация бүлмәләре, Мәскәүдә 1973 елда булган Студентларның халыкара уеннары бейджигы, Казан Универсиадасы сувенирлары күрсәтелде. Кечкенә экскурсиядән соң, Минтимер Шәймиевкә Универсиада символлы сувенир бүләк ителде.
Минтимер Шәймиев әңгәмә барышында Казанда кыска вакыт эчендә спорт корылмалары төзеп куюга Россия Президенты Владимир Путинның һәм FISU экспертларының югары бәя биргәнлекләрен ассызыклады. «Спорт корылмалары төзелешендә чыганакларга сакчыллык мәсьәләсендә без үрнәк булып торабыз. Тагын 2 спорт корылмасын гына тапшырасыбыз калды», - диде Минтимер Шәймиев.
Ул, халыкара тәҗрибәнең өй­рәнелүенә һәм үзебездә уңышлы кулланылуына сөенеп: «Татарстанлылар өчен горурлану хисләре уяна», - дип белдерде. Дәүләт Киңәшчесе фикеренчә, дөньяда спорттан да көчлерәк идеология юк. «Спорт белән шөгыльләнергә, аны яратырга кирәк. Спорт кешегә шәхес буларак, аякларында нык басып торырга ярдәм итә», - диде Минтимер Шәймиев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading