16+

Эчке чемпионатта тәнәфес, Европа аренасында көрәш дәвам итә әле

Футбол буенча Россия Премьер-лигасы командалары кышкы тәнәфескә тукталды. Чемпионат кабат март аенда җанланачак. Бу сезонда Европа кубогы ярышларында матур уеннары белән сөендергән «Рубин» эчке чемпионатта гына әлегә бик үк сөендерә алмады. Узган 19 турдан соң 24 очко туплаган Казан командасы турнир таблицасының 11 нче баскычында бара. Чемпионат лидерлары «Зенит» белән...

Команданы уеннарның язгы этабына тиешле әзерлек дәрәҗәсенә чыгару өчен, тәнәфестә клуб җитәкчелеге һәм тренерларга шактый гына баш ватарга туры киләчәк. Аерым алганда, берничә әйдәп баручы уенчы позициясенә лаеклы алмаш табарга кирәк булачак. Белгәнебезчә, «Рубин» белән килешүе тәмамлану сәбәпле, клуб лидерларының берсе Алексанр Рязанцев Казаннан китәчәк. Аның «Зенит» сафын тулыландырачагы сер түгел инде. «Рубин»да берничә сезон уйнаган Бибарс Натхоның да бу кышта килешүе тәмамлана. Натхоның Европаның топ-командаларының берсендә уйнау теләге зур.
PS. Бүген Казан клубы Европа кубогы ярышлары төркем этабының 6 нчы турында Бельгиянең «Зюлте-Варегем» командасы белән очраша. Әлегә «Рубин», 5 турдан соң, үз төркемендә 11 очко белән беренче урында бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading