16+

Эмиль Гарипов – өч уенга өч алка

Евротурның Финляндия этабы белән бәйле Континенталь хоккей лигасында уеннар тукталып торды. Кайбер уенчылар җыелма командага чакырылды, икенчеләре, өйрәнүләрен дәвам итеп, яңа уеннарга әзерләнде. «Ак Барс»ның икенче капкачысы Эмиль Гарипов исә Әлмәт «Нефтяник»ында командировкада булып кайтты.

Эмиль нефтьчеләр башкаласы командасы төсләрен элек тә яклаган иде, гомумән, «Ак Барс»ның бик күп уенчылары әлеге клуб өчен әледән-әле уйнап тора. Казан командасында һәр уенда төп составка эләгү бик җиңел түгел, ә уен тәҗрибәсе һәркемгә кирәк.
Гарипов «Нефтяник» өчен Нефтекамск, Ижевск һәм Пермь шәһәрләрендә өч уен уздырды. Бер тапкыр капканы «коры» килеш саклады, Пермьдә узган уенда шундый ук нәтиҗәгә ирешергә аз гына калды - соңгы минутларда җирле уенчылар бер алка кертә алды. Өч уенда капкасына өч алка кереп чыккан Гариповның керттермәү коэффициенты - 0,98. Бу күрсәткечләр белән Казан капкачысы үзенең көчле һәм ышанычлы булуын тагын бер кат раслады.
Яз көне Гариповның «Ак Барс» белән килешү вакыты бетә. Ул үзенең туган шәһәрендә калырга теләвен яшерми. Беренче капкачы булырга туры килсә дә, ул моңа әзер икәнен белдерде. «Капкачыга күбрәк уйнарга кирәк, ешрак уйнаган саен үз-үзеңә ышаныч арта гына бара», - ди Эмиль.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading