Шәһри Казан

Ерактан тибеп ике гол!

12 август көнне, Россия премьер-лигасы кысаларында, Казанның «Рубин» футбол командасы Мәскәү «Динамо»сы белән очрашты. Казан командасының бу уенны откан очракта икенче урынга чыгу мөмкинлеге булса, өч уенда бер очко да туплый алмау сәбәпле, баш тренеры Сергей Силкин отставкага киткәч, «Динамо» да бу уенда бар көченә очко алырга тырышты. Әмма баш...

Реклама

12 август көнне, Россия премьер-лигасы кысаларында, Казанның «Рубин» футбол командасы Мәскәү «Динамо»сы белән очрашты. Казан командасының бу уенны откан очракта икенче урынга чыгу мөмкинлеге булса, өч уенда бер очко да туплый алмау сәбәпле, баш тренеры Сергей Силкин отставкага киткәч, «Динамо» да бу уенда бар көченә очко алырга тырышты. Әмма баш тренер вазифаларын башкаручы Дмитрий Хохлов ничек кенә тырышмасын, Корбан Бердыев шәкертләренә лаеклы каршылык күрсәтә алмады. Моңа өстәп, Казан командасының мәскәүлеләргә 13 уен рәттән оттырганы юк иде.
Уен беренче минутлардан «Рубин» өстенлеге белән башланып китте. Нельсон Вальдес, Гекдениз Карадениз, Александр Рязанцев һөҗүмнәре никадәр куркыныч булмасын - нәтиҗәсе булмады. «Динамо» һәм Әрмәнстан җыелмасы капкачысы Роман Березовскийның уены да казанлыларның һөҗүмнәрен туктата алды.
Икенче таймда да уен рухы шулай ук дәвам итте. Корбан Бердыев Нельсон Вальдесны яңа һөҗүмчебез Саломон Рондонга алыштырды. Шунысы кызык: күпме мөмкинлек булып та, якыннан туп кертә алмаган «асылташларыбыз»ның ерактан тибүләре көтелмәгән голларга китерде. 78 нче минутта штраф тибүен Бибрас Натхо уңышлы башкарды. Уен бетеп барганда Роман Ерёменконың тупны ерактан очыруы да нәтиҗәле булды.
Казанлыларның баш тренеры Корбан Бердыев: «Нәтиҗәдән дә, уенның кайбер өлешләреннән дә канәгатьмен, ләкин без, башка командалар кебек үк, чемпионатка кереп кенә барабыз. Шуңа күрә, эшлисе эшләр бар әле», - диде. «Рубин» остазы шулай ук Нельсон Вальдесның испан клубына күчү мөмкинлеге барлыгын да, киләсе уеннарда Карлос Эдуардоның уенга чыгачагын да әйтеп узды.
Шулай итеп, «Рубин», дүрт уенда 9 очко туплап, турнир таблицасының икенче баскычына күтәрелде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: