16+

Эшкуарлар спортчылар өлешенә кергән

Россиянең Тикшерү комитеты 2010 елда Ванкуверда узган Олимпиадага Россия спортчыларын әзерләүдә катнашкан дүрт коммерсантны алдакчылыкта гаепләде.

Эшкуарлар спортчылар өлешенә кергән

Россиянең Тикшерү комитеты 2010 елда Ванкуверда узган Олимпиадага Россия спортчыларын әзерләүдә катнашкан дүрт коммерсантны алдакчылыкта гаепләде.

Җинаять эше, Хисап палатасының спортчыларны әзерләүгә бүлеп бирелгән бюджет акчаларының максатчан кулланылмаганлыгы турындагы материалларын өйрәнү нәтиҗәсендә, 2010 елда ук кузгатылган булган инде. «Россиянең җыелма командаларын әзерләү үзәге» ФДУ белән төрле төрдәге хезмәтләр күрсәтүгә дәүләт килешүе төзегән фирмалар бик оста гына итеп бюджеттан 200 миллион сум акчаны «шудырган» булганнар. «Европроект» ҖЧШ генераль директоры Валерий Усовны гаепле дип санарга нигез булса да, ул чакта олимпия акчаларының урлану факты әллә ни зур шау-шуга китереп җиткерә алмыйча калган. Ник дигәндә, шикләнелүчеләр 200 миллион сумнан артыграк акчаны казнага кайтарып өлгергәннәр. Шулай ук Спорт министрлыгының урындагы затларының гамәлләрендә дә җинаять билгеләре ачыкланмаган. «Европроект» генераль директорына мөнәсәбәттәге җинаять эше дә туктатылган. Әмма бу эшне тикшерү кысаларында башка җинаятьләр калкып чыккан. Инде бюджет акчаларын урлауда «Европроект»ны оештыручы Дмитрий Артюховский, шушы фирманың генераль директоры Валерий Усов, шулай ук «Эверест» ҖЧШ җитәкчесе Артем Ефимцев һәм «Актив-центр» ҖЧШ җитәкчесе Андрей Киселев гаепләнә. Әлеге акчалар төрле ярышларга, шулай ук илнең җыелма командасы спортчыларына визалар рәсмиләштерүгә тотылырга тиеш булган дип хәбәр итә «Коммерсант» газетасы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading