16+

Евгений Плющенкога да утыз тула

Май башында «Лужники»да фигуралы шуу остасы Евгений Плющенко Россия һәм чит ил спортчылары катнашында хәйрия концерты уздырды. Боз аренасындагы трибуналардан тамашаны 7 мең бала күзәтте.

Евгений Плющенкога да утыз тула

Май башында «Лужники»да фигуралы шуу остасы Евгений Плющенко Россия һәм чит ил спортчылары катнашында хәйрия концерты уздырды. Боз аренасындагы трибуналардан тамашаны 7 мең бала күзәтте.

«Мин дүрт яшемнән үк Олимпия чемпионы булу турында хыяллана идем. Һәрвакыт Виктор Петренко, Курт Браунинг, Брайан Байтано, Алексей Урманов чыгышларын карап, медальләр турында хыялландым. Шушы хыялым, ниһаять, 2006 елда тормышка ашты. Мин спортчының иң югары казанышы - Олимпия медален оту дип саныйм». Әлеге хәйрия концертыннан соң дөнья күргән әңгәмәләренең берсендә Евгений Плющенко шулай дип белдерә. Ул шулай ук үзенең беренче зур юбилеена әзерләнүе, хәйриячелек белән бәйле мөһим планнары хакында да бәян итә. Әңгәмәнең кызыклы урыннарын «ШК» укучылары игътибарына тәкъдим итәбез.
- Сез элегрәк фигуралы шуу белән бәйле телевизион проектларда катнаштыгыз. Якын араларда телевидениегә кайту теләгегез юкмы?
- Юк, планлаштырмыйм. Якындагы барлык планнарым 2014 елгы Олимпиадага әзерлек белән бәйле. Шуңа күрә әлегә башка төр эшчәнлек белән шөгыльләнергә уйламыйм. Хәзер бөтен энергиямне Олимпиадага һәм юбилеема әзерлеккә багышлыйм. 3 ноябрьдә миңа 30 яшь тула бит. Юбилеемны Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта билгеләп үтәргә җыенам. Соңыннан үземне тренерлык эшенә багышларга, үз театрымны булдырырга телим.
- Сезнең хәйриячелеккә мөнәсәбәтегез нинди?
- Мин бу эшкә бик җаваплы карыйм. Алга таба тагын да зуррак хәйрия чаралары оештырырга исәп. Ул фигуралы шуу осталарының күрсәтмә чыгышлары белән генә чикләнеп калмас, дип уйлыйм. Идеяләр бик күп. Аларны киләсе сезоннан, ягъни сентябрьдән тормышка ашыра башларбыз дип уйлыйм.
- Быел Сез һәвәскәр спортчы статусын янәдән кайтардыгыз. Бу сезонны уңышлы уздыгыз дип саныйсызмы?
- Планлаштырылган ярышларда җиңү яуладым: тугызынчы тапкыр Россия беренчелеген оттым, Европа чемпионатында җиденче тапкыр җиңү яуладым. Болар да бит тарихта калдырган эз. Шуңа күрә бу сезонны уңышлы узды дип саныйм, киләчәккә оптимизм белән карыйм.
- Европа чемпионатында тренерыгыз Алексей Мишинның тагын бер укучысы Артур Гачинский икенче урын алды. Аны һәрвакыт Сезнең белән чагыштыралар. Артурның перспективаларын ничек бәялисез?
- Артур - яхшы, перспективалы спортчы. Шулай да әле аның чыгышындагы тотрыксызлык аны Россиянең фигуралы шуу остасы дип атарга мөмкинлек бирми. Алексей Николаевичта 11-12 яшьлек шактый фигурист шөгыльләнә. Алар да шулай тырышсалар һәм зур көч куйсалар, киләчәкләре якты булачак, дип саныйм. Яхшы чыгыш ясау әле йолдыз булдың дигән сүз түгел. Моның өчен һәрвакыт тотрыклы чыгыш ясый алырлык дәрәҗәгә чыгу кирәк. Мәсәлән, Алексей Яһудин кебек. Ул үз эшенең остасы, бик тырыш иде. Шул ук Алексей Урмановны гына алыйк, ул һәрвакыт беренче өчлектә булды. Менә алар дәрәҗәсенә ирешкәч, яшьләр турында да Россиянең, дөньяның фигуралы шуу йолдызлары дип әйтеп булачак.
- Димәк, Артур Гачинскийны Сочи Олимпиадасында үзегезнең көндәшегез итеп күрмисез?
- Нишләп, мин алай димәдем бит. Барлык спортчыларны да көндәшләрем дип саныйм.
- Сочи Олимпиадасында күрсәтәчәк программагыз турында ниндидер күзаллаулар бармы инде?
- Юк, әлегә иртәрәк.Олимпиада ике елдан соң гына бит. Алда тулы бер сезон бар. Ул гаять җаваплы, Олимпиадага әзерлек сезоны булачак.
- Россия җирендә узачак Олимпиада тагын да зуррак җаваплылык таләп итә...
- Әлбәттә, авыррак булачак. Җаваплылык бермә-бер арта. Мин җиңү өчен бары үземнең яхшы чыгышыма гына өмет итә алам. Сочи минем спортчы карьерамдагы соңгы старт булыр дип уйлыйм. Һәвәскәр спорттан киткәннән соң да тимераякларны кадакка элеп куярга җыенмыйм, билгеле. Күрсәтмә чыгышлар белән бәйле шактый планнарым бар.
- Соңгы араларда дөньяда фигуралы шуу өлкәсендә хөкемдарлар проблемасы баш авыртуына әйләнде. Бәлки, бу системаны тулысынча үзгәртер вакыт җиткәндер?
- Гомумән алганда, система начар түгел. Фигуралы шуу үсештә, аны ахырына кадәр камилләштереп бетерергә генә кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading