16+

Еврокубокта катнашу шансы кемгә тәти?

Казан УНИКСы өчен ВТБ Бердәм лигасы финалы уңышсыз тәмамланды. Казанлылар хәлиткеч уенда ЦСКАдан көчсезрәк булып чыкты. Турнир тәмамлануга ук, ВТБ Бердәм лигасы президенты Сергей Иванов яңа сезонда әлеге лигада чыгыш ясаучы командаларның берсе Евролига квалификациясендә катнашу хокукын алачагын белдерде. «Безнең турнирда Еврокубоклар ярышларына гарантияләнгән урын уйнатылачак. Команда квалификациядә оттыра калганда...

Казан УНИКСы өчен ВТБ Бердәм лигасы финалы уңышсыз тәмамланды. Казанлылар хәлиткеч уенда ЦСКАдан көчсезрәк булып чыкты. Турнир тәмамлануга ук, ВТБ Бердәм лигасы президенты Сергей Иванов яңа сезонда әлеге лигада чыгыш ясаучы командаларның берсе Евролига квалификациясендә катнашу хокукын алачагын белдерде.
«Безнең турнирда Еврокубоклар ярышларына гарантияләнгән урын уйнатылачак. Команда квалификациядә оттыра калганда да, ул Евролига урынына Европа Кубогы ярышларында уйнаячак», - дип белдерә Сергей Иванов. Киләсе елда ВТБ лигасында алтынчы урын алган команданың да теоретик яктан Еврокубоклар турнирына юллама алу шанслары булачак. Дөрес, бу мөмкинлек ЦСКА, Жальгирис, «Проком» кебек Евролигада гарантияле урыннары булган командалар беренче бишлекне тәшкил иткән очракта гына туачак.
Баскетбол командаларының Евролига квалификациясендә катнашу хокукына кагылышлы бу мәсьәлә хакында әлегә телдән генә килешү бар. 20 майда ВТБ Бердәм лигасы советында киләсе сезондагы уеннар форматы раслангач, килешүне кәгазьдә дә беркетеп булачак.
Билгеле булганча, Евролиганың генераль директоры Жорди Бертомеу ВТБ Бердәм лигасының Евролига структурасына керәчәге хакында 15 апрельдә игълан иткән иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading