16+

Европа үрнәге – борынгы Казанның кайтавазы ул

Быелның 6-17 июль көннәрендә узачак Студентларның халыкара Универсиадасы йогынтысында Казанда экологиягә кагылышлы күп эшләр башкарыла.

Европа үрнәге – борынгы Казанның кайтавазы ул

Быелның 6-17 июль көннәрендә узачак Студентларның халыкара Универсиадасы йогынтысында Казанда экологиягә кагылышлы күп эшләр башкарыла.

Республиканың Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллегиясе утырышында моны башкала мэры Илсур Метшин белдерде. «Россиядә экологиясе тикшерелгән 100 шәһәр арасында Казан 61 нче урында. Бер дә мактаулы дәрәҗә түгел, шунлыктан, экологияне яхшырту чаралары күрелә. «Яшел рекорд» проекты кысаларында, узган ел гына да 50 мең төп зур агач утыртылды, 829 ишегалды яшелләндерелде. Өмәләрдә 20 мең кеше, 200 предприятие катнашты», - диде мэр.
Узган ел Бавариядән (Германия) яшь эколог Феликс Финкбайнерның Казанга килеп китүе мәктәп укучыларын активлаштырып җибәргән. Феликс әйдаманлыгында дөньяда инде 1 миллиард агач утыртылган. Аталы-уллы Финкбайнерлар Казанда «Әкият» курчак театры янында агачлар утырттылар.
Казанда атмосфера һавасының 70-75 процентын автомобильләр пычрата. «Һава чисталыгын саклау өчен, Евро-3 стандартларына җавап бирә торган двигательле автобуслар кайтартыла. Шундый 406 автобус сатып алынды инде. Җәмәгать транспорты акрынлап газ ягулыгына күчереләчәк. Экологик яктан отышлы саналган электр транспорты үстереләчәк», - диде Илсур Метшин.
Башкалада 6 урында стационар кар эретү камерасы эшли. Урам юлларының 60 процентына реагент сиптерелә. «Яңгыр-кар сулары агу челтәрен төзекләндерү, яңа торбалар сузу өчен, 5 миллиард сум акча кирәк», - дип, мэр финанс мәсьәләсенә дә игътибарны юнәлтте. Подлужная, Вахитов, Торфяная һәм Һади Такташ урамнарында, Мамадыш трактында, Спортның ишү төрләре үзәге һәм Көрәш сарае янәшәсендә кар-яңгыр суларын чистарту корылмалары төзеләчәк.
Казан өчен җитди мәсьәләләрнең берсе - көнкүреш калдыклары. Мэр Илсур Метшин: «Рөхсәтсез барлыкка китерелгән 190 чүплекнең 180е бетерелде. Кагыйдә бозучыларны ачыклап, штрафлар салына. Самосыр полигоны томаланачак. Чүп-чарны төрләргә аерып салу өчен, Универсиада авылына, спорт комплекслары янына төрле төсләрдәге евроконтейнерлар куелачак», - диде ул. Бу тәртипне акрынлап Казанның бөтен җирлегендә куллану ниятләнелә.
Тарихи елъязмаларда теркәлгәнчә, борынгы Казан төзек-матур һәм чиста-пөхтә булган. Димәк, безгә Европадан үрнәк алып, үз асыл сыйфатыбызны яңартырга гына кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading