16+

Футбол буенча дөнья чемпионаты кышын узарга мөмкин

2022 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына әле 9 ел вакыт бар, тик аның проблемалары инде бүген үк оештыручыларның чын мәгънәсендә баш авыртуына әйләнгән. Бүген алар, Мундиальны кайсы вакытта уздыру яхшырак булыр, дигән сорауга җавап эзли. Моңа кадәр гел җәй көне уздырылып килгән чемпионат бу юлы кышка калдырылмагае әле.

Футбол буенча дөнья чемпионаты кышын узарга мөмкин

2022 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына әле 9 ел вакыт бар, тик аның проблемалары инде бүген үк оештыручыларның чын мәгънәсендә баш авыртуына әйләнгән. Бүген алар, Мундиальны кайсы вакытта уздыру яхшырак булыр, дигән сорауга җавап эзли. Моңа кадәр гел җәй көне уздырылып килгән чемпионат бу юлы кышка калдырылмагае әле.

2022 елда чемпионатны уздыру хокукын Катар яулаган иде, ә җәен биредә эсселек 50 градуска җитә. Шундый авыр климатик шартларда дөнья чемпионатын уздыру мөмкин түгел. Дөрес, оештыручылар стадионнарны куәтле җилләтү системалары белән җиһазландырырга вәгъдә итә, тик ФИФА вәкилләре, бу адым хәлдән чыгу өчен җитми, дип саный.
Футбол ассоциацияләренең халыкара федерациясе баштарак чемпионатны башка вакытка күчерү вариантына кискен каршы булса да, хәзер турнирның ноябрь аенда старт алып декабрь уртасына тәмамлану ихтималын күз уңында тота.
Әмма кышкы дөнья чемпионаты варианты Европа лигалары командаларын берничек тә канәгатьләндерми, чөнки бу клубларга коммерция ягыннан отышлы түгел. Иске дөнья кыйтгасында әлеге вакытта эчке чемпионатларның гөрләгән чагы бит әле. Хәтерләсәгез, Россия чемпионатында катнашучылар да, Европага иярәм, дип, инде берничә ел «көз-яз» системасында футбол уйнарга өйрәнеп азаплана. Шуңа күрә, Европа клубларының гадәти тормыш рәвешен Катардагы дөнья чемпионаты өчен генә үзгәртәсе килмәс, мөгаен. ФИФА да Европа командалары сүзенә колак салмый булдыра алмый. Чөнки, традиция буларак, дөнья чемпионатының хәлиткеч этабында катнашучыларның күбесе - Европада уйнаучы футболчылар. Бу урында трибунага иң күп тамашачыны китерә торган Месси һәм Роналдуның Европа лигаларында уйнавын әйтү дә җитәдер. Шунысы игътибарга лаек: УЕФА (Европа футбол ассоциацияләре) президенты Мишель Платини Мундиальне яңа календарь белән уздыру тәкъдимен хуплап чыга.
«Спортбокс» хәбәрләренә караганда, 2022 елгы Мундиальнең календарен үзгәртүдән Азия, Африка һәм Америка командалары уңайсызлык кичерми. Алар, Европадан аермалы буларак, «көз-яз» системасы буенча уйнамый, шуңа дүрт елга бер тапкыр гадәти календарьларын бозып, дөнья чемпионатларында катнашуга күнегеп беткән.
Белгечләр мондый дискуссияләрнең элегрәк елның теләсә кайсы фасылында турнир үткәрергә әзербез дип белдергән Катар файдасына булмавын кисәтә. Бу хокукны алу өчен көрәштә җиңелгән Австралия, Корея, АКШ һәм Япония тавыш бирү нәтиҗәләрен яңадан карау мәсьәләсен күтәреп чыгарга да мөмкин бит.
Дискуссияләргә нокта куелуны көтәргә озак вакыт калмады инде. Быел октябрь аенда ФИФАның башкарма комитеты утырышында әлеге мәсьәлә каралып, соңгы карар кабул ителергә тиеш. Дөнья чемпионатын кышын уздыру турында фикергә киленә икән, бу чын мәгънәсендә тарихи карар булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading