16+

ФУТБОЛНЫҢ ҮЗ МАРШЫ, ә хоккейның рәсми булмаган гимны бар

Беренче номерлы спорт төре саналган футболның илебездә рәсми расланган үз гимны бар. Әлеге легендар марш язылуга киләсе елга 75 ел тула. Совет чорында ил чемпионатларының һәр матчы шул тантаналы марштан башланып киткән. Бүген исә ул стадионнарда сирәгрәк, нигездә, клубларның үз инициативалары буенча яңгырый.

ФУТБОЛНЫҢ ҮЗ МАРШЫ, ә хоккейның рәсми булмаган гимны бар

Беренче номерлы спорт төре саналган футболның илебездә рәсми расланган үз гимны бар. Әлеге легендар марш язылуга киләсе елга 75 ел тула. Совет чорында ил чемпионатларының һәр матчы шул тантаналы марштан башланып киткән. Бүген исә ул стадионнарда сирәгрәк, нигездә, клубларның үз инициативалары буенча яңгырый.

Маршны 1938 елда танылган спорт комментаторы Вадим Синявский үтенече буенча композитор Матвей Блантер иҗат итә. Әсәрне беренче булып Блантерның дусты композитор Дмитрий Шостаковичның тыңлап, бәяләве билгеле.
Ә аңа кадәр совет футболчыларының уен кырына бернинди музыкасыз, трибуналардагы тамашачылар тавышы фонында чыгуы билгеле. Музыкаль бизәлеш кертеп, футбол матчларына тантаналы төсмер өстәргә телиләр. Бөек композитор бу эшкә бик теләп алына. Матвей Блантер иң әүвәл трибуна астындагы тоннельдән уен кыры уртасына чыгып җиткәнче, футболчыларның күпме вакыт сарыф итүен секундомер белән саный. Моңа бер минутка якын вакыт китүе ачыклана. Шуңа күрә марш та чама белән бер минут дәвам итәргә тиеш була.
Берничә ел элек Россия футболы легендар марштан бөтенләй колак кагу кыркынычы алдында калган иде. Әлеге музыкаль әсәргә төп хокук Россия авторлар җәмгыяте кулында. 2009 елда ул Премьер-лига алдына футбол маршын кулланган өчен, билетлардан алынган керемнең 0,2 процентын компенсация рәвешендә түләү мәсьәләсен куйды. Композиторның оныгы Татьяна Блантер ярдәме белән генә әлеге конфликт Россия футболы файдасына хәл ителде. Ул үз вәкиле аша маршның үз вакытында футбол җәмәгатьчелегенә бүләк итеп язылуын, шуңа күрә аның түләүсез кулланылырга тиешлеген аңлата алды.
Футболдан аермалы буларак, Россия (совет) хоккееның рәсми кабул ителгән маршы юк. Аның каравы халык арасында танылу алган үлемсез «Трус не играет в хоккей» җыры бар. 1968 елда иҗат ителгән әлеге җырны ил хоккееның рәсми булмаган гимны дип атарга була. Ул - композитор Александра Пахмутова белән шагыйрьләр Николай Добронравов һәм Сергей Гребенниковның иҗат җимеше. Боздагы шәп уенчылар бишлеге һәм капкачы турында сөйләүче бу җырдагы «в хоккей играют настоящие мужчины» һәм «трус не играет в хоккей» дигән фразалар, инде күптәннән канатлы гыйбарәләргә әйләнеп, уку әсбапларында урын алган.
Алкалы хоккейның ватаны саналган Канадада әлеге спорт төренең үз музыкаль символы бар. Аны гади генә «Хоккей турында җыр» дип атап йөртәләр. Аның танылу алуына әле дистә ел гына.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading