16+

Германия яңа Нойнерны эзли, ә Бьорндален йөрәк яраларын дәвалый

Тиздән биатлон яратучылар урамында да бәйрәм булачак. Дөнья Кубогы ярышларының беренче этабы башланырга санаулы көннәр калып бара. Узган сезон нәтиҗәләре буенча, Милләтләр кубогы зачетында ир-егетләр арасында да, хатын-кызлар арасында да беренче дүртлекне Германия, Россия, Франция һәм Норвегия тәшкил итте.

Германия яңа Нойнерны эзли, ә Бьорндален йөрәк яраларын дәвалый

Тиздән биатлон яратучылар урамында да бәйрәм булачак. Дөнья Кубогы ярышларының беренче этабы башланырга санаулы көннәр калып бара. Узган сезон нәтиҗәләре буенча, Милләтләр кубогы зачетында ир-егетләр арасында да, хатын-кызлар арасында да беренче дүртлекне Германия, Россия, Франция һәм Норвегия тәшкил итте.

Яңа сезон алдыннан Россия җыелма командалары әллә ни сизелерлек үзгәрешләр кичермәде. Бары узган сезонда травмаларын дәвалаган Максим Чудовның командага әйләнеп кайтуын билгеләп үтәргә була. Дөрес, әле аңа төп составка эләгү өчен тырышырга туры киләчәк.
Ә менә безнең көндәшләргә сезон аралыгында шактый баш ватарга туры килгән. Иң кызганычы шул: яңа сезон биатлон «йолдызы» Магдалена Нойнердан башка гына узачак. Берничә тапкыр Олимпия һәм дөнья чемпионы булган немец спортчысы узган сезон ахырында ук карьерасын тәмамлаячагын хәбәр иткән иде. Германия командасы уңышларының нигезен тәшкил иткән гаять талантлы бу кызның спорттан китүе, биатлон яратучылардан бигрәк, җыелма команда тренерлары өчен зур югалту. Шуңа күрә алар сезон аралыгын яңа Магдаленаны эзләп уздырган. Бу сезонда берьюлы өч чаңгычының - Эви Захенбахер-Штеле, Ванесса Хинц һәм Джессика Мюллерның биатлонга күчүе шул хакта сөйли. Шулай да әле алар резерв буларак карала, барысы да төп составка эләгер дип әйтеп булмый.
Тренерлар, Нойнер киткәннән соң, Мириам Гесснер Германия командасы лидерына әйләнер дип өмет иткән иде. Авыз куышлыгындагы инфекция дөнья чемпионын ашыгыч рәвештә операция өстәленә ятарга мәҗбүр иткән. Шуңа күрә спортчы җәйге дөнья чемпионатында катнаша алмаган, әлегә тулы көченә шөгыльләнә дә алмый.
Сезон аралыгында Германиянең ирләр җыелма командасы составында да кызыклы гына үзгәреш булган икән. Турин Олимпиадасы чемпионы Михаэль Реш, гражданлыгын үзгәртеп, хәзер Бельгия өчен чыгыш ясаячак.
Сезон аралыгы Норвегиянең ирләр җыелма командасына шактый күңелсезлекләр алып килгән. Аннан алынган мәгълүматлар күбрәк хастаханә сводкаларын хәтерләтә. Кемгәдер операция өстәленә ятарга, кемгәдер гаилә проблемаларын хәл итәргә туры килгән. 33 яшьлек Ларс Бергерның күзенә операция ясалган. Винтовкадан атуда элегрәк проблемалары булган биатлончы хәзер үзендә прогресс сизә икән.
Команда лидерларының берсе - 27 яшьлек Эмиль Хегле Свендсен, язын тезенә операция ясатканга, сезон алды күнекмәләренә соңрак керешкән. Шуңа да карамастан, аның бу сезонда Дөнья Кубогын яулаячагына ышанычы нык. Команданың тагын бер лидеры Тарьей Бё, тиешле әзерлеге җитмәү сәбәпле, Дөнья Кубогы ярышларының берничә этабында катнаша алмаячак. Дүрт тапкыр дөнья чемпионы, сезон аралыгында сулыш юллары инфекциясе кичереп, озак вакыт интенсив тренировкалар уздыра алмаган иде. Ул Раштуа бәйрәмнәренә кадәр үзлектән шөгыльләнәчәк. Сезонга әзерлектә төп игътибарны февраль аенда узачак дөнья чемпионатына бирергә җыена. Команданың тагын бер әгъзасы - Фруде Андерсен җәен, йөрәк мускулы ялкынсынып, хастаханәгә эләгә. Озак кына дәвалау курсы узган биатлончы күнекмәләргә керешкән инде.
Алты тапкыр Олимпия чемпионы легендар Оле-Эйнар Бьорндаленга да бу җәйдә җиңел булмаган. Шөкер, спортчы сау-сәламәт. Проблема башкада - спортчы 6 ел гомер иткән хатыны белән аерылышкан, психологик травма аның яңа сезондагы чыгышына тискәре йогынты ясамагае. Шулай да ул үз карьерасында җиденче тапкыр Зур хрусталь глобус яулау планыннан баш тартырга җыенмый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading