Шәһри Казан

Гөлнара Галкина-Сәмитова: «Үз илең өчен чыгыш ясау – горурлык»

1500, 3000, 5000 метр араны эһ тә итми очып кына уза торган спортчыларны барлаганда, без беренче чиратта үзебезнең Чаллы кызы Гөлнара Галкина-Сәмитованың да исемен атарга тиеш. Беренче уңышлары 2003 елда ук башлана аның. Парижда узган Дөнья чемпионатында җиденче урын яулый спортчы кыз ул чагында. Беркадәр вакыттан ул инде Европа Кубогын...

- Гөлнара ханым,Олимпия уеннары чемпионы булу тормышыгызны ни дәрәҗәдә үзгәртте? Сез аның уңай йогынтысын сиздегезме?
- Әлбәттә. Иң беренче чиратта матди яктан сиздем мин аны. Премияләр булды. Яшәү шартларым да яхшы якка үзгәрде. Аңа кадәр әти-әниемнең ике бүлмәле фатирында яшәгән булсам, аерым фатирлы булдым. Хөкүмәтебез зурлады - Дуслык ордены һәм «Татарстан Республикасы каршындагы хезмәтләр өчен» орденнарына һәм күпсанлы күкрәк билгеләренә лаек булдым.

- Ни өчен нәкъ менә йөгерү, әйтик, чаңгы да, тимераяк та түгел?
- Ул һич тә уйламаганда гына булды. Мәктәптә укыганда, физкультура дәресенә спорт мәктәбе тренеры Виктор Оржевитин килде. Җиңел атлетика секциясенә килергә тәкъдим итте. Моңа кадәр беркая да йөргәнем булмагангамы бик теләп бардым. Шуннан башланды да.

- Тренерлар гадәттә бик таләпчән була. Алар белән мөнәсәбәтләр ничегрәк булды?
- Виктор Николаевичта мин 1992 елларга кадәр дүрт еллап шөгыльләндем. Аннан Миннулла Чинкинга күчтем. Ул 1931 елгы иде. Шуңадырмы ул миңа оныгына, кызына караган кебек карады. Тренировкага килгәч, кәефләр ничек, ничек йокладың, ничек ашадың дип, барысын да сораштыра торган иде. Геннадий Суворов миңа: «Гөлнара, менә син хәзер тренировкалар буенча шундый-шундый нәтиҗә күрсәтергә әзер», - дип гел әйтә иде. Минем үземдә ул кадәр үк ышаныч булмаса да, тренер ул белеп тора һәм алар әйткәнчә була да иде.

- Сез спорттан китәргә дә уйлагансыз бит. Резерв бетте дип уйлаудан булдымы ул, әллә туйдырган идеме?
- Тренировкалар барышында алга китеш юк икәнен аңладым. Нәрсәнедер үзгәртергә кирәк иде, чөнки нәтиҗә юк. 2008 елның гыйнвары бу. Шуннан Миннулла Низаметдинович белән киңәшләштек тә әйдә Мәскәү тренеры Суворовта шөгыльләнеп карыйк дигән нәтиҗәгә килдек. Акыл белән уйлап эшләнгән үзгәреш булды ул. Яңа тренерга күчү ул - яңа төркем, яңа күнегүләр дигән сүз. Февральдә беренче тапкыр Португалиягә сборга барганда, Суворов юк иде. Аның планы буенча үзем генә шөгыльләндем. Мартта ул үзе дә килде. Августта без инде олимпиадада җиңү яуладык.

- 3 мең метр араны каршылыклар аша йөгергәндә, тизрәк финишка барып җитәргә кирәклектән гайре тагын берәр нәрсә турында уйлап буламы?
- Белмим. Миңа калса, анда башка уй уйлап булмый. Мин һәрвакыт вакытны саный идем, чөнки дөнья рекорды куйгандагы үз графигымны беләм.Беренче чиратта каршылыкларны дөрес итеп узу турында уйлыйсың. Башта уй бар инде ул, әмма алар кайдадыр читтәрәк.

- Каршылыклар аша йөгерү остасына тормышта да шундый барьерлар аша узарга туры киләме?
- Каршылыклар булмады түгел. Мин ничектер аларны җиңел генә узып китә алдым шикелле. Спорттагы җиңү барыбер нәрсәдер бәрабәренә яулана ул. Әйтик, гаиләңне калдырып, сборларга китәсең. Кызым тугач та, сборларга йөрдем. Мин аны 32 яшьтә таптым. Алинәбез быел беренче сыйныфка бара.

- Кызыгызда спорт башлангычларын инде күрәсездер?
- Бар. Әтисе дә спортчы бит, әмма без аны әле спортка бирмәдек. Ул безнең җырлый да, рәсемгә дә кулы ятып тора. Бала чагы тиешенчә узсын дибез. Мин бит үзем дә җиңел атлетикага ун яшьтә генә килдем. Спорт секциясенә мәҗбүриләп илтмәячәкбез.

- Ирегез Антон кыска дистанциядә йөгерә, өйләнгәнче сезнең арттан озак «йөгерергә» туры килдеме үзенә?
- Әллә ни йөгермәде. Күрәсең, без бер-беребезгә каршы йөгереп килгәнбездер. 2003 елда таныштык. Ул - Петербургныкы. Парижда дөнья чемпионаты ярышлары тәмамлангач очраштык. Ул минем нинди дистанциядә йөгергәнне дә белми иде әле.

Реклама

- Фамилияләр катлы-катлы сезнең - Галкин-Сәмитовлар. Ничек итеп ирегез сезнең фамилияне алырга булды?
- Без ЗАГСка гариза бирергә барганда, тренерым Миннулла Чинкин белән әни дә барды. Мин үзем аның фамилиясенә күчәргә дип уйлаган идем. Ул вакытта минем дөнья рекорды бар иде инде. Шунда әни: «Синең фамилияң инде билгеле, аны бетермә - ике фамилияле ит», - диде. Икебездә дә бер төрле фамилия булсын дип, Галкин-Сәмитов иттек. Иремә, ун көн эчендә гариза язып кире уйларга мөмкин, дигәннәр иде. Ул ун көннең ничек узып киткәнен дә сизмәдек. Авырлы чакта да әйтеп караган идем, әйдә алыштырыйк, баланың да фамилиясе бер катлы гына булыр дип. «Мин ияләндем инде. Алыштырасым килми», - диде Антон.

- Йөгерү юлындагы көндәшләрегезгә мөнәсәбәтегез?
- Көндәшләремне 100 метр калдырып чапкан чакларым да булды. Шулай булуга карамастан, аларга һәрвакыт хөрмәтем зур. Безнең дистанциянең ничек булып бетәсен алдан әйтүе кыен. Теләсә кайсы каршылыкта сөртенеп егылырга мөмкинсең. Шуңа да стартка, монда мин генә, дип чыкканым булмады бер тапкыр да.

- Бөтен илнең күзе экраннар аша сиңа төбәлгән мизгел! Шул вакыттагы хисләрне аңлатып буламы?
- Бу бик зур җаваплылык. Синең өчен күп көч, тырышлык куйган кешеләрнең өметен аклыйсы килә. Бөтенесе дә яхшы гына булганда, шатлыктан елап та җибәрәсең. Нәрсәдер барып чыкмаса, сиңа ышанган кешеләр алдында уйңайсыз. Лондон олимпиадасында булды минем андый хәл. Травмалы килеш киткән идем олимпиадага. 2012 ел бу. Олимпиададан мин тавыш-тынсыз гына кайттым, чөнки нәтиҗә күрсәтә алмадым - бу миңа оят булды. Мондый чакларны уздырып җибәрә белергә дә кирәк. Үзенең башына килмәгән кеше аңламый инде аны.

- Зур спорт дигәч тә, җиде кат тирең чыкканчы күнегүләр белән генә бетми бит инде дөнья. Буш вакытларда нишләргә ярата идегез?
- «Тапкырлап» чигәргә яратам. Безнең өйдә мин чиккән 25ләп картина бар. Кечкенә эшләр түгел - 60х40 чамасыдыр. Кайвакыт бергә тренировкаларда булган егетләр килә дә: «Беләбез без бу картиналарны эшләгәндә күпме күз яшьләре түгелгәнен», - дип көлеп искә алалар. Күпчелек иртәнге тренировкадан соң обедка кадәр яки кич белән телевизор караганда чигә идем.

- Сезнең гардеробта башлыча спорт костюмнары, кроссовкалардыр инде. Шулай да күлмәккә дә урын бармы анда?
- Чыннан да, нигездә, спорт костюмыннан яки джинсыдан йөрим. Йөгергәндә аякка ниндидер җайсыз аяк киеме киясең икән, травма булуын көт тә тор. Күлмәкне сирәк киям, шулай да миндә алар бар.

- Сез һәрвакыт формада. Моның өчен берәр махсус диета тотасызмы?
- Юк. Тренировкалар вакытында бар әйбер «янып» бетә, шунлыктан бернинди диета тотканым юк.

- Дистанциядә һәркем үзе өчен тырыша. Спортчылар үзара дусмы?
- Әйе. Әйтик, Екатерина Волкова, Татьяна Архиповалар белән аралашабыз. Спортта һәркемнең үз бурычы. Тренер «Гөлнарага «тотын» дип куя икән бурычны - анда хаклык бар. Чөнки Россия өчен чыгыш ясыйбыз - команда файдасына эшлибез бит.

- Допинглар мәсьәләсе авырткан җир булып кала бирә?
- Безнең җиңел атлетика буенча җыелманы халыкара стартлардан төшереп калдырулары кызганыч, әлбәттә. Рио-де-Жанейрода узган олимпиадада безнең җиңел атлетика командасы булмады. Мин моны безгә каршы сәясәттер дим. Без һәрвакыт допконтроль биреп барабыз. Мин аны, сборга килгәч, ике тапкыр бирә алам. Бөтен спортчылар да шулай эшли. Җиңел атлетика буенча дөнья чемпионатында бездән 14ләп спортчы катнашты, әмма нейтраль әләм - олимпия әләме астында чыгыш ясадылар. Отуын отса да, әләм дә, гимн да безнеке түгел. Ә үз илең, үз халкың исеменнән чыгыш ясау ул - зур җаваплылык кына түгел, зур дәрәҗә һәм горурлык та!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: