16+

Голлар ява да ява…

Гагарин кубогының чирекфиналында кискен көрәш дәвам итә. 13 март көнне җирле «Салават Юлаев» хоккей клубы белән Уфада үткән икенче уен да Казан «Ак Барс»ы файдасына төгәлләнде.

Голлар ява да ява…

Гагарин кубогының чирекфиналында кискен көрәш дәвам итә. 13 март көнне җирле «Салават Юлаев» хоккей клубы белән Уфада үткән икенче уен да Казан «Ак Барс»ы файдасына төгәлләнде.

Уенның 7 минутында ук Денис Голубевның штрафка чыгуыннан «Салават Юлаев» һөҗүмчесе Штефан Ружичка оста файдаланды - 1:0. Өч минуттан соң Дмитрий Обухов капка төбендә иясез яткан алканы мәйдан хуҗалары капкасына шудырды. Көндәшләр 1:1 исәбе белән беренче тәнәфескә китте.
Икенче периодта мәйдан хуҗалары өстенлекне үз кулына алды. 3 нче минутта «юлаевчы» Антти Пильстрём исәпне «Салават Юлаев» файдасына 2:1 итте. Моңа өстәп, «барслар»ның бер уенчыларын 4 минут буе штраф эскәмиясенә чыгарып тордылар. Бәхеткә, уфалылар мондый мөмкинлектән файдалана алмады. «Ак Барс» тулы составта уйный башлауга ук һөҗүмчебез Нико Капанен бер-бер артлы ике гол кертте. Башта ул 33 нче минутта исәпне тигезләде, аннары 35 нче минутта Казан командасын алга чыгарды. Шулай да, 38 нче минутта «Салават Юлаев» сакчысы Виталий Атюшов, бер уенчыга өстенлектән файдаланып, икенче тәнәфескә исәпне тигезләп китте.
Командалар өченче периодта ике минут та уйнап өлгермәде, «Ак Барс» һөҗүмчесе Кирилл Петров Уфа капкачысы Ииро Тарккины ялгышырга мәҗбүр итте. Исәп - 4:3. Бу исәпне күреп чыгырыннан чыккан Андрей Зубарев казанлыларны бер уенчыга өстенлек белән «бүләкләде». Бу хәл 51 нче минутта Нико Капаненның хет-трик ясавына сәбәпче булды. Исәп «Ак Барс» файдасын - 5:3. Матч ахырындагы этешү-төртешүләр дә, хоккейчыларның бер-бер артлы штрафка чыгулары да, Уфа җанатарының «Ак Барс»ның остазы Валерий Беловка су сибүе дә казанлыларга җиңәргә комачауламады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading