16+

Горурлык хисләре тулып ташый

Казан, Татарстан халкы бу көннәрдә Универсиада белән генә яши. Үзебезнең Казаныбызда бара торган дөньякүләм әһәмияткә ия вакыйгага битараф калу мөмкин түгел. Ә Россия җыелма командасы, җанатарларының өметләрен өзмәс өчен, бөтен тырышлыгын сала. Медальләр саны буенча без Универсиаданың беренче көненнән башлап гел алда!

Горурлык хисләре тулып ташый

Казан, Татарстан халкы бу көннәрдә Универсиада белән генә яши. Үзебезнең Казаныбызда бара торган дөньякүләм әһәмияткә ия вакыйгага битараф калу мөмкин түгел. Ә Россия җыелма командасы, җанатарларының өметләрен өзмәс өчен, бөтен тырышлыгын сала. Медальләр саны буенча без Универсиаданың беренче көненнән башлап гел алда!

Медальләр өстәлгән саен, спортчыларыбыз өчен горурлык хисләре дә арта. ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә: «Республикада барган вакыйгаларга, шундый зур бәйрәмгә горурлык һәм шатлык хисләре тулып ташый», - дип белдерде. Россия җыелма командасының Казан Универсиадасында шулкадәр уңышлы чыгыш ясавына һәм Россия флагы астында күпсанлы Олимпия чемпионнары булуына карата да фикере бер генә аның: «Алар барысы да укый, бернинди хокук бозу юк». Җиңүчеләр арасында чыгышы белән Казаннан булучылар өчен бигрәк тә шатланасың. Казан кызы - йөзүче Яна Мартынова үзе дә Универсиадада җиңү хакында ел буе хыялланган. Һәм менә хыялы тормышка ашты - Казан спортчысы Россия җыелма командасын алтын медальле итте. «Мин бик бәхетле. Ел дәвамында медаль турында хыялландым! Универсиадада җиңүгә өметләндем», - дип белдерде спортчы кыз. Билбаулы көрәштә бөтен урыннарны алган, барлык медальләрне җыйган егетләребезгә дә рәхмәт кенә әйтәсе килә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та котлады үзләрен. Җиде чемпионның бишесе: Нәфис Миңнебаев, Илдар Гыйниятуллин, Илнар Галиев, Илнур Мортазин һәм Ренат Әхмәтшин - Татарстан вәкилләре бит. Татарстан Президенты чемпионнар һәм аларның тренерларына матур җиңүләре һәм югары профессиональлек өчен рәхмәт белдерде. Билбаулы көрәш җәйге Универсиада программасына тәүге тапкыр кертелгән иде.
Газетаны басарга тапшырганда Россия җыелма командасы исәбендә 117 медаль бар иде. Аларның 62се - «алтын», 27се - «көмеш», 28е - «бронза». Икенче урында - Кытай, өченче урында Корея җыелма командалары баруын да әйтергә кирәк. Аларның икесендә дә алтын медальләр саны - 9ар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading