16+

Идел буе физик культура, спорт һәм туристлык академиясе укырга чакыра!

Берничә ел элек җәйге Универсиаданың Казанда үткәреләсе билгеле булгач та, башкалабыз зур төзелешләр үзәгенә әйләнде. Шул арада инде күпме заманча спорт корылмалары калкып чыгып эшли дә башлады, кайберләре исә менә-менә ишекләрен ачарга тора. Киләчәктә Казанның чын спорт шәһәре буласына зур өметләр баглана. Шуның чагылышы буларак, Казанда яңа заманча югары уку...

Идел буе физик культура, спорт һәм туристлык академиясе укырга чакыра!

Берничә ел элек җәйге Универсиаданың Казанда үткәреләсе билгеле булгач та, башкалабыз зур төзелешләр үзәгенә әйләнде. Шул арада инде күпме заманча спорт корылмалары калкып чыгып эшли дә башлады, кайберләре исә менә-менә ишекләрен ачарга тора. Киләчәктә Казанның чын спорт шәһәре буласына зур өметләр баглана. Шуның чагылышы буларак, Казанда яңа заманча югары уку...

Кызыгырлык шартлар - биредә
Нинди белгечләр әзерли соң бу вуз? Академиядә өч юнәлеш буенча укыталар: «физик культура», «туристлык» һәм «сервис». Юсуп Якубов әйтүенчә, ел саен белем бирү буенча юнәлешләр артачак. Инде быелдан ук физик яктан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән эшләүчеләрне әзерләү максатын күздә тоткан «адаптив физик культура» белгечлеге, «менеджмент» һәм «кунакханә хезмәте» дип аталган юнәлешләр дә өстәләчәк.
Академиянең студентлары олимпия резервы училищесында, Теннис академиясендә (биредә укыту аудиторияләре, ике кафедра, видео-элемтә белән заманча конференцияләр залы бар), «Буревестник» бассейнында шөгыльләнә (монда укыту аудиторияләре, компьютер класслары, китапханә, деканат, ике кафедра урнашкан). Студентлар шөгыльләнә торган тагын бер спорт объекты - «Зилант» боз сарае. Академиянең корылмаларында бушлай Wi-Fi, Россиянең электрон китапханә фонды бар.
Физик культура академиясенең укыту-лаборатория корпусы да инде төзелеп бетеп килә. Аның титул исеме - 2013 елдагы Универсиаданың халыкара мәгълүмати үзәге.
Төп укыту корпусыннан тыш, академия карамагында 7 спорт корылмасы булачак. Хәзерге вакытта кулланылышта булган 3 бинадан кала, төзелеш эшләре тәмамлангач, әлеге уку йорты күп функцияле стадионны, шулай ук Гимнастика, Ишү белән шөгыльләнү үзәкләрен һәм Спортның су төрләре сараен үз эченә алачак. Боларга өстәп, Универсиада авылындагы 8 йорт, димәк, 3600 урын академия карамагында булыр дип көтелә.
Кыскасы, якын киләчәктә Идел буе спорт академиясе инфраструктурасы ягыннан илдәге спорт вузлары арасында иң бай югары уку йорты булачак. Ул 7 спорт корылмасын, 5 мең студентны, ФИСУның (Халыкара студентлар спорты федерациясе) халыкара белем бирү үзәге эшчәнлеген, кадрларның квалификациясен күтәрү институтларын һәм спорт резервын әзерли торган фәнни-тикшеренү институтын үз эченә алачак.

405 бюджет урыны!
Уку йортларының кабул итү комиссияләрендә ыгы-зыгы вакыты килеп җитте. Идел буе физик культура, спорт һәм туристлык академиясендә дә гаризаларны инде 18 июньнән кабул итә башладылар. «Физик культура» юнәлеше буенча бакалавриатка гаризаларны 5 июльгә кадәр тапшырырга була. Ә менә кыскартылган программа буенча укырга керүчеләр (аларга олимпия резервы училищесын, физик культура техникум һәм көллиятләрен тәмамлаучылар, урта махсус белемнәре булганнар керә) аны 10 июльгә кадәр бирә ала. Магистратурага керүчеләр дә гаризаны 10 июльгә кадәр тапшыра ала. Башка юнәлешләр буенча документларны бирүнең иң ахыргы көне - 25 июль.
Күп кенә уку йортларында бюджет урыннары елдан-ел кыскарган вакытта, әлеге академия быел студентларны бары бюджет урыннарына гына кабул итә. Өстәвенә урыннарның саны 405кә кадәр үскән, шулар арасыннан 295 урын көндезге бүлектә укучылар өчен. Акча түләп укуны Универсиададан соң тергезергә уйлыйлар.

Кабул итү шартлары
Абитуриентларны әзерләү дәверендә академиянең барлык кафедралары тарих, биология, физик культура һәм чит тел буенча предмет олимпиадалары үткәрә. Бу фәннәрнең барысыннан да, чит телне кертмичә, керү имтиханнары каралган. Рус теле, тарих, җәмгыять белеменнән БДИ нәтиҗәләре буенча «туристлык» һәм «кунакханә эше» юнәлеше буенча укырга керергә мөмкин. Булачак менеджерлар һәм «сервис» юнәлеше студентлары рус теле урынына математикадан БДИ нәтиҗәләрен күрсәтергә тиеш. «Физик культура» юнәлеше буенча укырга керүчеләрдән рус теле һәм биологиядән БДИлар таләп ителә. Укырга кергәндә абитуриентлар спорт нормативларын тапшырырга тиеш. Бу үзенә күрә иҗади имтихан булып тора. Әлеге имтиханнан алынган баллар соңыннан БДИ нәтиҗәләренә кушыла. Академия үз алдына белемле һәм спорт өлкәсендә нәтиҗәләре булган кешеләрне алуны бурыч итеп куя. Казанда бары көндезге уку бүлеге генә булса, академиянең Чаллыдагы филиалында читтән торып та укырга мөмкин.
Студентларны кызыксындырган тагын бер сорау: монда күпме стипендия түлиләр? Студент «өч»леләрсез укыса - 1200 сум, «биш»леләргә генә укучылар 2400 сум стипендия ала. Моннан тыш, яңа елдан укуда, фәнни, иҗади, спорт өлкәсендә һәм җәмгыять эшчәнлегендә аерым бер уңышлары булганнарны ай саен акчалата бүләкләү дә каралган.

Сәмитова-Галкина да биредә укый!
Идел буе физик культура, спорт һәм туристлык дәүләт академиясенең студентлары арасында Олимпия чемпионнары да бар. Якташыбыз Олимпия чемпионы Гөлнара Сәмитова-Галкина бүгенге көндә академиянең аспиранты. Академиянең Чаллыдагы филиалында исә Шэньженьда булган Универсиадада авыр атлетика буенча чемпион калган Геннадий Муратов укый. Казанда укучы беренче курс студентлары арасында да Россия Кубогы һәм ил чемпионатлары җиңүчеләре бар. Җиңел атлетика белән шөгыльләнүче студент Александр Марков Паралимпия уеннарына әзерләнә, дзюдо белән шөгыльләнүче Регина Капаеваның, Европа Кубогына ия булып, Россия җыелма командасы составында Лондонга Олимпия уеннарына бару мөмкинлеге бар. Моннан тыш, бертөркем студентлар «Ак Барс» һәм «Рубин» командалары составында һ.б. уйныйлар.

Абитуриентка...
Хәзерге вакытта академиянең төп укыту-спорт корпусы Универсиада авылындагы 33 нче йортта урнашкан. Бу - «Буревестник» бассейны бинасы. Кызыксындырган белешмәләрне академиянең махсус сайтыннан алырга була (www.sportakadem.ru) яки 221-09-02 телефонына шалтыратырга мөмкин.

КЫСКАЧА БЕЛЕШМӘ
Казандагы Идел буе физик культура, спорт һәм туристлык дәүләт академиясенең үз тарихы бар. Башта ул, ягъни 1974 елдан 1986 елга кадәр Волгоград физик культура институтының филиалы була. Соңрак филиал Чаллы шәһәренә күченә һәм монда ул 2010 елга кадәр эшли. Бу вакыт аралыгында ул башта институт була, соңрак физик культура, спорт һәм туристлык академиясенә әйләнә. 2010 елның 2 августында Казанда Идел буе физик культура, спорт һәм туристлык дәүләт академиясенең нигезенә беренче таш салына. Ә 2011 елда бирегә беренче тапкыр студентлар кабул итәләр. Чаллы шәһәрендә исә академиянең филиалы эшли.

Юсуп Диганшеевич ЯКУБОВ
Туган елы, урыны: 1960 елның 14 апреле, Ульяновск өлкәсе Карсун районының Татар Голышевкасы авылы
Белеме: Казан дәүләт университетының тарих-филология факультеты, сәясәт фәннәре кандидаты
2005 елдан ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрының беренче урынбасары
2010 елдан Идел буе физик культура, спорт һәм туристлык дәүләт академиясенең ректоры
Мактаулы исемнәре: ТРның атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре
Бүләкләре: II дәрәҗәдәге «Ватан алдындагы хезмәте өчен» ордены һәм «Казанның меңьеллыгы истәлегенә» медале

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading