16+

Җиңүдән бер адымда...

12 июнь көнне Россия җыелма командасы Европа чемпионаты кысаларында җирле Польша командасы белән очрашты. Варшавада үткән бу уенда көндәшләребезгә үз тамашачылары да ярдәм итте дию ялгыш булмас. Шуңа да уен шактый киеренке рухта үтте.

Җиңүдән бер адымда...

12 июнь көнне Россия җыелма командасы Европа чемпионаты кысаларында җирле Польша командасы белән очрашты. Варшавада үткән бу уенда көндәшләребезгә үз тамашачылары да ярдәм итте дию ялгыш булмас. Шуңа да уен шактый киеренке рухта үтте.

Уенның беренче минутларында ике җыелма команда да бер-бер артлы һөҗүм итте. Матчның беренче утыз минуты үткәч, инициатива, акрынлап, россиялеләр тарафына күчте. Нәтиҗә озак көттермәде. 38 нче минутта Андрей Аршавинның штраф тибүен Алан Дзагоев башы белән голга әйләндерде. Ярымсакчыбызның бу чемпионатта өченче тубы инде. Безнекеләр әледән-әле көндәшләребез капкачысы Пшемыслав Тытоньне тир түгәргә мәҗбүр иттеләр, әмма капкачы башка бирешмәде.
Икенче таймның беренче биш минутында полякларның ике мәртәбә Вячеслав Малафеев капкасына кертү мөмкинлеге бар иде. Безнекеләр дә, моңа җавапсыз калмаска теләп, һөҗүмгә күчте. Әле бер капка, әле икенче капка янында куркыныч була башлады. Мондый уен, гадәттә, чираттагы голга кадәр дәвам итә. Кызганыч, 57 нче минутта ул голны Якуб Блашчиковски безнең капкага кертте. Штраф мәйданчыгына кермичә генә тибелгән тупны Вячеслав Малафеев тотарлык түгел иде.
Гол керттергәч, Россия җыелма командасы тагын чит кырда уйнарга тырышты. Поляклар исә контрһөҗүмнәре белән куркытып тордылар. Баш тренерыбыз Александр Кержаковны Роман Павлюченкога алмаштырып уенны җанландырып җибәрергә тырышса да, берни дә үзгәрмәде. Алан Дзагоевны алмаштырган ярымсакчы милләттәшебез Марат Измайлов та гол кертеп куандыра алмады. Уен шулай 1:1 исәбенә төгәлләнде.
Россия җыелма командасы А группасында 4 очко белән беренче бара. Бәйгенең чирекфиналына чыгу өчен, ватандашларыбызга 16 июньдә Греция белән үтәчәк соңгы уенны тигез исәпкә тәмамлау да җитә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading