16+

Җиңелеп башла, җиңеп бетер!

Өченче көн Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Чиләбедә җирле «Трактор» белән очрашты. Уен ике команда өчен дә бик җаваплы иде. Шуңа да, саклануга басым югары булды. Кунаклар капкачысы Петри Веханен, мәйдан хуҗалары капкачысы Майкл Гарнетт үз эшләрен җиренә җиткереп башкарды. Беренче период ике яклы нольләр белән тәмамланды. Икенче периодта уңыш...

Җиңелеп башла, җиңеп бетер!

Өченче көн Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Чиләбедә җирле «Трактор» белән очрашты. Уен ике команда өчен дә бик җаваплы иде. Шуңа да, саклануга басым югары булды. Кунаклар капкачысы Петри Веханен, мәйдан хуҗалары капкачысы Майкл Гарнетт үз эшләрен җиренә җиткереп башкарды. Беренче период ике яклы нольләр белән тәмамланды. Икенче периодта уңыш...

Өченче көн Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Чиләбедә җирле «Трактор» белән очрашты. Уен ике команда өчен дә бик җаваплы иде. Шуңа да, саклануга басым югары булды. Кунаклар капкачысы Петри Веханен, мәйдан хуҗалары капкачысы Майкл Гарнетт үз эшләрен җиренә җиткереп башкарды. Беренче период ике яклы нольләр белән тәмамланды. Икенче периодта уңыш башта «барслар»га, аннары «тракторчы»ларга елмайды. Евгений Скачков матчның 23нче минутында, Яркко Иммонен пасыннан соң, алканы оста итеп Гарнетт капкасына шудырды. Андрей Попов 32 нче минутта Веханенны бирелергә мәҗбүр итте. Шулай итеп, барысы да хәл ителәчәк өченче период башланып китте. Көндәшләр берсеннән-берсе куркынычрак һөҗүмнәр ясады, әмма алка капкага керергә теләмәде. 55 нче минутта Казан командасы ветераны Олег Петров, шайбасыз уенчыга һөҗүм итеп, «Ак Барс»ны уңайсыз хәлгә калдырды. Бер уенчыга өстенлектән «Трактор» бик оста файдаланды. 56 нчы минутта Станислав Чистов «барслар» капкасына икенче алканы кертте. 58 нче минутта «тракторчы» Евгений Катичев кагыйдә бозса да, соңгы минутларда казанлылар бу өстенлектән файдалана алмады. Кунаклар алтынчы уенчы чыгару сәбәпле, буш калган капкага чиләбелеләр 60 нчы минутта рәхәтләнеп өченче алканы юнәлтте.
Казан командасы бу серияне дә оттырудан башлады. «Ак Барс»ның баш тренеры Владимир Крикунов «Салават Юлаев» белән үткәргән матчлардан соң айный алмауны сәбәп итте. 16 мартта барысы да башкача булачагына өмет белдерде остаз. «Барслар» капитаны Алексей Морозовның хәле дә әлегә уңай түгел икән. Бәлки, тиздән Лаурис Дарзиньшны күрербез. В.Крикунов «Трактор» уенында бернинди үзгәреш тә сизмәгән: «Валерий Константинович («Трактор»ның баш тренеры) кына бераз ябыгып киткән», - дигән.
Бүген кичке биштә Чиләбедә «Трактор» - «Ак Барс» уены булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading