Шәһри Казан

Җиңелсәк тә җиңдек!

Өченче көн «Баскет-холл»да Евролига кысаларында Казанның «УНИКС» баскетбол командасы Грециянең «Панатинаикос» командасы белән очрашты. Бу очрашуда җиңү безгә Европаның иң дәрәҗәле ярышының плей-офф өлешенә чыгарга мөмкинлек бирә, оттыру исә язмышыбызны Италиянең «Милан»ы кулында калдыра иде. «УНИКС», ничек кенә тырышмасын, барыбер бирелергә мәҗбүр булды. Һәр чирек саен бер-ике очко отып барган,...

Реклама

Өченче көн «Баскет-холл»да Евролига кысаларында Казанның «УНИКС» баскетбол командасы Грециянең «Панатинаикос» командасы белән очрашты. Бу очрашуда җиңү безгә Европаның иң дәрәҗәле ярышының плей-офф өлешенә чыгарга мөмкинлек бирә, оттыру исә язмышыбызны Италиянең «Милан»ы кулында калдыра иде.
«УНИКС», ничек кенә тырышмасын, барыбер бирелергә мәҗбүр булды. Һәр чирек саен бер-ике очко отып барган, алты мәртәбә Европа чемпионы булган «Панатинаикос» ахыр чиктә үз дигәненә иреште. Исәп 63:68 - Греция командасы файдасына. «УНИКС»тан Домеркант - 19, Маккарти - 11, Уилкинсон - 10, Джаваи - 10, Грир - 7, Веремеенко 6 очко җыйды. Хәзер параллель матчның нәтиҗәләрен генә беләсе калды. Ә анда барысы да безнең файдага булып чыкты. «Милан» «УНИКС»ны төшереп калдырырга мөмкин булган Төркиянең «Фенербахче» командасын 85:72 исәбе белән җиңде.
«Милан»га рәхмәт укып, хәлиткеч уеннарга әзерләнәсе генә кала. Плей-оффта Казан командасына Испаниянең «Барселона»сы туры килде. Бу команда белән без Евролиганың регуляр турнирында очрашып, үзебездә 65:93, кунакта 50:63 исәпләре белән оттырган идек. Алдагы этапка үтү өчен, ике матч суммасы белән җиңәргә кирәк. Яраткан командабызга уңышлар телик! Сүз уңаеннан, Россиядән Европаның 8 иң яхшы командасы арасына Мәскәү ЦСКАсы бер тур алдан ук чыккан иде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 22 апрель 2018 - 09:15
    Үрнәк йорт нинди була? 
    Сезнең үрнәк йорт күргәнегез бармы? Аны нинди дип күз алдына китерәсез? Ул башкалардан нәрсәсе белән аерыла да, аңа гына хас нинди үзенчәлекләре бар? Без дә шушы сорауларыбызга җавап табарга дип, Казанның Ямашев урамындагы 74нче йортка юл алдык, чөнки әлеге йортны барып күрергә җитди сәбәп бар иде. Узган атнада аңа рәсми рәвештә «үрнәк йорт» (дом образцового содержания) статусы бирелде.
    48
    0
    0
  • 13 март 2018 - 14:23
    Интернетта Хәния Фәрхинең гаиләсендәге вакыйгага бәйле ВИДЕО пәйда булды 2016 елның җәендә Хәния Фәрхинең кызы Алсу 18 яшендә кияүгә чыккан иде.
    13286
    1
    33
  • 13 март 2018 - 13:11
    «Ни хакым бар минем яшәргә?!» «Ун ел гомеремне заяга уздырдым, - дип уфтанып башлады Айдар сүзен. - Тамагымнан ризык үтмәде, кулым эшкә бармады. Бер караганда гаебем дә юк кебек, әмма дүрт-биш айлык сабыйны көпә-көндез пуля белән тишкән адәмнең җирдә яшәргә ни хакы бар соң?!»
    1064
    0
    5
  • 13 март 2018 - 10:52
    Сайлау көнне рәхәтләнеп бәйрәм итәчәкбез Казанда 2018 елның 1 гыйнварына 906 мең 586 сайлаучы исәпләнә. Россия Федерациясе Президентын сайлаулар көнне, ягъни 18 мартта 450 сайлау участогы эшләячәк. «Эшлекле дүшәмбе»дә сайлау көнен ничек итеп бәйрәмгә әйләндерү турында сөйләштеләр.
    485
    0
    0
Ночной режим