16+

Ике төрле УНИКС: өметләр акланырмы?

Казанның УНИКС баскетбол командасы 15 май көнне ВТБ Бердәм лигасының плей-оффында беренче уеннарын үткәрәчәк. Казан «Баскет-Холл»ына Краснодарның «Локомотив-Кубань» командасы киләчәк. Казанлылар, үз төркемнәрендә икенче булу сәбәпле, турыдан-туры чирекфиналга үттеләр. Краснодар баскетболчылары 1/8 финалда Украинаның «Донецк» командасын ике уенда да җиңеп, казанлылар белән ярымфиналга чыгу өчен көрәшәчәк.

Бердәм лигада барысы да яхшы барган УНИКС ил чемпионатында плей-оффка эләгү мәсьәләсен дә хәл итмәгән иде әле. 8 май көнне Казан УНИКСы Россия ПБЛы кысаларында Владивостокта «Спартак-Приморье» командасы белән көч сынашты. Станислав Еремин шәкертләре беренче чиректә үк аз гына булса да өстенлеккә иреште - 17:19. Матч­ның икенче чирегендә исә УНИКСлылар керткән 24 ­ очкога мәйдан хуҗалары 9 очко белән генә җавап кайтарды. Озын тәнәфескә кунаклар 26:43 белән тынычлап кереп китте.
Әллә казанлылар үз көч­ләренә артык ышанып җи­бәрде, әллә «Спартак-Приморье» үз тамашачысы алдында алай тиз генә бирешергә теләмәде - өченче чиректә хуҗалар 23 очко җыйса, кунаклар 17 очко ­гына ала алды. Өченче чирек 49:60 исәбе белән тә­мамланды. Уенның соңгы өлешендә владивостоклылар күпме генә тырышмасын, УНИКС баскетболчылары 11 очко аерманы киметергә мөмкинлек бирмәде. Матч исә 66:78 исәбе белән, казанлылар файдасына тә­мамланды.
УНИКС командасы ике төрле тәэсир калдыра. ВТБ Бердәм лигасында лидерлардан саналган казанлыларның, Россия Профессиональ баскетбол лигасының плей-офф өлешендә ерак баруы икеле. ПБЛның чирекфиналында ук УНИКСның көн­дәше Мәскәү ЦСКА­сы булу мөм­кинлеге зур. Ни генә булмасын, башкалабыз ко­ман­дасына өметләребез зурдан. УНИКСка аларны аклыйсы гына кала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading