16+

Җиңмәсәк тә кайгырмыйбыз!

24 март көнне Казанның «Рубин» футбол клубы Санкт-Петербург «Зенит»ына кунакка барып кайтты. Россия премьер-лигасының 36 нчы турында тигез исәпкә уйнау нәтиҗәсендә ике командага да 1 очко белән канәгатьләнергә туры килде.

Беренче таймда мәйдан хуҗалары шактый кызыклы уйнады. «Рубин», үз тактикасына тугры калып, көчен күбрәк саклануга сарыф итте. Хуҗаларның 36 нчы минутта штраф тибүенә әзерләнгәндә, казанлылар «дивар» төзеп маташкан арада, «Зенит» уенчылары, тиз генә уйнап китеп, гол кертте. Петербурглылар хөкемдарның тиз хөкем чыгармавыннан бу сезонда икенче тапкыр файдаланалар икән.
Әмма гол керттергәч, «Рубин» уенчылары активлаша башлады. Икенче таймда Владимир Дядюн урынына Нельсон Вальдес чыккач, уен тагын да кызулана төште. Корбан Бердыев ялгышмаган булып чыкты, парагвайлы 59 нчы минутта исәпне тигезләп тә куйды. Соңгы минутларда ике якның да исәпне арттыруга мөмкинлекләре булса да, уен шул килеш бетте. Турнир таблицасында 7нче урынга калдырып, Казан командасын Махачкала «Анжи»е узып китте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading