16+

Исемен кем уйлап тапкан?

Универсиадага әзерлек кысаларында, Казансу елгасы буенда төзелгән 45 мең урынлы футбол стадионына «Kazan-Arena» исемен Эдуард Садыйков уйлап тапты.

Исемен кем уйлап тапкан?

Универсиадага әзерлек кысаларында, Казансу елгасы буенда төзелгән 45 мең урынлы футбол стадионына «Kazan-Arena» исемен Эдуард Садыйков уйлап тапты.

- Татарстан, Казан хәбәрләрен даими карап барам. Исемгә конкурс булуын ишеттем дә «Kazan-Arena» дип язып җибәрдем. «Матур арена» һәм «Биляр Arena» дигән исемнәр дә уйлаган идем, аларын, аңламаслар дип, төшереп калдырдым», - диде журналистлар белән очрашуда Россиянең җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе уку үзәгенең җитәкчесе урынбасары Эдуард Садыйков.
«Kazan-Arena» футбол стадионы директоры Радик Миннәхмәтов: «Татарстан Хөкүмәте кушуы буенча, «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы тарафыннан үткәрелгән конкурста «Kazan-Arena» исеме җиңү яулады. Без стадион «Рубин-Арена» булачак дип әзерлек эшләре башлаган идек инде, «Kazan-Arena» исемен исә күңелгә тагын да якынрак кабул иттек», - дип, җиңүчегә оргтехника һәм Универсиаданың ачылу тантанасына билет бүләк итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading