16+

Иш ишен таба

Танылган башка бик күп шәхесләр кебек үк спортчылар да «икенче яртыларын» гади кешеләр арасыннан түгел, үзләре кебек үк «йолдыз»лар арасыннан таба. Өстенлек, беренче чиратта, модельләр, актрисалар һәм телевидение «йолдыз»ларына бирелә.

Иш ишен таба

Танылган башка бик күп шәхесләр кебек үк спортчылар да «икенче яртыларын» гади кешеләр арасыннан түгел, үзләре кебек үк «йолдыз»лар арасыннан таба. Өстенлек, беренче чиратта, модельләр, актрисалар һәм телевидение «йолдыз»ларына бирелә.

- Мәсәлән, футболчыларның күбесе яр итеп модельләрне сайлый. Италия җыелма командасы капкачысы Джанлуиджи Буффон да моннан чыгарылма түгел. Аның хатыны - Чехиядә туып үскән модель Алена Середова. Алар бүген ике малай тәрбияли.
- «Реал» һәм Испания җыелма командалары капкачысы Икер Касильясның ярәшелгән кәләше Сара Карбонеро танылган спорт журналисты һәм модель. 2009 елда ул «Планетаның иң сексуаль журналисткасы» исеменә лаек була. Испания футболчыларының дөнья, Европа ареналарында җиңүеннән соң, Икер Касильяс өйләнергә вәгъдә биргән булса да, әлегә камыт кияргә ашыкмый.
- Дөньякүләм танылган җырчы Шакира - Испания җыелма командасының тагын бер вәкиле, «Барселона» уенчысы Херард Пикеның яратып йөргән кызы. Алар дөньяның иң танылган парларының берсе.
- Ә иң танылган гаилә пары ул, мөгаен, Виктория һәм Дэвид Бекхемнардыр. Җырчы һәм футболчы 1999 елда ук гаилә кора. Матбугатта Дэвидның төрле романнары, гаиләнең таркалу ихтималы алдында калуы турында имеш-мимешләр чыгып торуга карамастан, биш бала тәрбияләүче әлеге пар үрнәк гаилә булып яшәвен дәвам итә.
- Россия хоккейчысы Илья Ковальчукның да хәләл җефете Николь - җырчы, «Мираж» төркеменең элеккеге солисткасы. Дөрес, кияүгә чыгуга ук ул җырчы карьерасын тәмамлый. Николь менә инде ун ел үрнәк хатын һәм әни вазифасын башкара.
- Легендар хоккейчы Уэйн Гретцкиның хатыны Дженет Джонс - актриса. Алар «Танцевальная лихорадка» телевизион тапшыруында таныша. 1988 елда өйләнешкән бу йолдызлы пар бүген ике кыз һәм өч малай тәрбияли.
«Йолдыз»лар дөньясында шулай да кайбер чыгарылмаларга урын кала. Испан теннисчысы Рафаэль Надаль яратып йөргән кыз модель дә, актриса да, гомумән, бернинди танылган шәхес түгел. Мария Франсиска - иминият компаниясе хезмәткәре.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading