16+

Исинбаева рекордын яңарта алмады

Мәскәүнең «Лужники» стадионында 10 агустта җиңел атлетика буенча XIV дөнья чемпионаты башланып китте. Россиядә беренче мәртәбә узучы, 18 августка кадәр дәвам итәчәк ярышларда 206 илдән дүрт меңнән артык спортчы катнаша. Әлеге ярыш, Олимпия уеннары һәм футбол буенча дөнья чемпионатыннан кала, иң дәрәҗәле санала. Аның приз фонды 7,2 миллион доллар белән...

Мәскәүдә узучы дөнья чемпионатының талисманын сайлау буенча бөтенроссия бәйгесендә чыпчык образы җиңеп чыккан. Ә логотипта колга белән сикерүче силуэтын сурәтләгәннәр. Ул чираттагы чемпионат башланганчы ике мәртәбә дөнья чемпионы булырга өлгергән Елена Исинбаеваныкы.
Исинбаева исә, 13 август көнне 4,89 метр нәтиҗәсен күрсәтеп, әлеге чемпионатта өченче мәртәбә алтын медальгә ия булды, әмма үзенең 2009 елның 28 августында Цюрих шәһәрендә куйган 5,06 метр нәтиҗәле дөнья рекордын бер сантиметрга арттыра алмады. Шулай итеп, америкалы спортчы Дженифер Сур, 4,82 метрлы нәтиҗәсе белән, икенче, ә кубалы Ярислей Силва колга белән сикерүдә шул ук нәтиҗәгә ирешеп, өченче урынны яулады.
28 рекорд һәм җиде алтын медаль иясе Елена Исинбаева ярышлар алдыннан Би-би-синың рус хезмәтенә биргән интервьюсында алга таба үзенең тайм-аут алып, кияүгә чыгарга, балалар табарга теләвен һәм 2016 елда Рио-де-Жанейрода узачак Олимпиадада гына спорт дөньясына кабат әйләнеп кайтырга җыенуын хәбәр итте.
2013 елгы дөнья чемпионатында Россия данын яклаучылар арасында сөңге ыргыту буенча Мария Абакумова, 800 метрлы дистанциядә йөгерү буенча Юрий Борзаковский һәм Мария Савинова, спорт йөреше буенча Ольга Каниськина, ераклыкка сикерү буенча Дарья Клишина, чүкеч ыргыту буенча Татьяна Лысенко, биеклеккә сикерү буенча Иван Ухов кебек танылып өлгергән дөнья һәм олимпия чемпионнары да катнаша.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading