Шәһри Казан

Иске һәм Яңа Татар бистәләренә җан керә

«Иске шәһәр» префектурасындагы 12 урамда 55 бинаны торгызу эшләре бара.

Реклама

«Иске шәһәр» («Старый город») префектурасы, Казан шәһәр Думасы карары нигезендә, 2011 елның 22 сентябрендә оештырылган иде. Префектура биләмәләренә Иске Татар һәм Яңа Татар бистәләренең күпчелек өлеше, Сул як Болак, Тукай һәм Мәскәү урамнары буенча урнашкан борынгы биналар, «Казан» тимер юл вокзалы, үзәк автовокзал һәм елга порты тирәләре керә. Анда федераль һәм республика әһәмиятендәге 89 тарихи-мәдәни мирас һәйкәле урнашкан.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның тарихи-мәдәни мирас һәйкәлләрен торгызу турындагы күрсәтмәсе, Универсиадага әзерлек чаралары мәсьәләнең чишелешенә уңай йогынты ясады. «Префектура җирлегендәге 14 бинаны торгызу һәм төзекләндерү тәмамланды инде», - диде «Иске шәһәр» префекты Линар Закиров. «Милләт» нәшрияты бинасы (Нариманов ур., 62), Рахманкулов йорты (Нариманов ур., 70), Усманова-Апанаева йорты (К.Насыйри ур., 40), Мәрҗани мәчете архитектура ансамбленә караучы ике йорт (Ш.Мәрҗани ур., 16 һәм 18) - әлеге исемлектән. Тарихи документларга нигезләнелеп кабаттан торгызылган 6 агач йортның бишесе - республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәте. «Төзекләндерелүче 55 бинаның 42се исә тарихи архитектура һәйкәле. 13 бинаны «ASG» компаниясе төзекләндерә», - диде Линар Закиров.
Мэр Илсур Метшин, сөйләшүгә йомгак ясап: «Иске шәһәр» префектурасы Европа шәһәрләрендәге, шулай ук Баку шәһәрендәге тәҗрибәгә таянып оештырылды. Хәер, бездә «Казан посады» эшчәнлек алып барган иде инде. Казанга кунаклар һәм туристларның килүе елдан-ел арта бара. Иске Татар бистәсе кабаттан торгызылган тарихи бизәкләре белән туристларны һичшиксез үзенә җәлеп итәр», - диде.
Иске Татар бистәсендә турист маршрутлары, автобуслар һәм автомобильләр куеп тору урыннары булдырылачак. Бистәдә узган ел шәхси милектәге 23 йортның да диварлары төзекләндерелгән.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: