16+

Иске яңаны алмаштырамы?

«Плющенкога Сочи Олимпиадасында нәрсә калган? Иске аяк киемен яңа модельлегә барыбер әйләндереп булмый!» - 2002 елгы олимпия чемпионы Алексей Яһудин фикере бу. Узган атнада фигуралы шуу буенча Япониянең Фукуока шәһәрендә узган Гран-при финалында юниорлар һәм өлкәнрәк спортчылар чыгышын күзләгән Яһудин әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Аның ассызыклавынча, бу финалда юниорлар хәтта...

Иске яңаны алмаштырамы?

«Плющенкога Сочи Олимпиадасында нәрсә калган? Иске аяк киемен яңа модельлегә барыбер әйләндереп булмый!» - 2002 елгы олимпия чемпионы Алексей Яһудин фикере бу. Узган атнада фигуралы шуу буенча Япониянең Фукуока шәһәрендә узган Гран-при финалында юниорлар һәм өлкәнрәк спортчылар чыгышын күзләгән Яһудин әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Аның ассызыклавынча, бу финалда юниорлар хәтта...

Фукуока шәһәре япончадан «бәхетле калкулык» дип тәрҗемә ителә. Әмма узган атнада биредә үткән Гран-при ярышларының йомгаклау этабында Россия командасына бәхет әллә ни елмаймады. Олимпиада сезонының мөһим стартында безнең фигуристлар бары ике медаль генә яулады.
Шунысы кызык: бу сезонда Гран-при этапларында Евгений Плющенко бөтенләй катнашмады. Авыр травма нәтиҗәсендә операция кичергән фигурист озак кына тернәкләнү курсы узды. Тәнәфестән соң ул җитди стартка ноябрь башында Ригада узган турнирда гына чыкты. Әһәмияте ягыннан Гран-при этапларыннан калышса да, тернәкләнгән спортчының анда җиңү яулавы икеләтә әһәмиятле иде.
Ә Максим Ковтун Гран-приның Мәскәү һәм Пекинда узган этапларында көмеш медальләр яулады, финал турнирында исә бишенче нәтиҗә күрсәтте.
Алексей Яһудинның ил патриоты буларак өметле яшь коллегасына өстенлек бирүе аңлашыла. Бер яктан караганда, Плющенконың инде Олимпия чемпионы дигән исеме бар, моннан тыш, ул ике тапкыр Олимпиянең көмеш призеры да булды. Спортчыларга елдан-ел таләпләр катгыйлана бара, шул шартларда 31 яшьлек Плющенкога, яшь көндәшләр белән чагыштырганда, кыенгарак туры киләчәк. Шуннан чыгып караганда, 18 яшьлек Ковтунның физик өстенлеге югарырак, моңарчы өлкәннәр чемпионатларында катнашмаган егетнең стимулы да зуррак булырга тиеш.
Тик Яһудин фикерләренең нигезендә бөтенләй башка мәсьәлә ятадыр кебек тоела. Максим Ковтун - Яһудинның остазы Татьяна Тарасова укучысы. Евгений Плющенконың тренеры - Алексей Мишин. Әлеге ике мәшһүр тренер арасындагы көндәшлекнең ни дәрәҗәдә көчле икәнен Яһудин-Плющенконың боздагы «дуэльләре» чорыннан яхшы беләбез.
Бу сезонда каршылык тагын да көчәячәк, чөнки ир-егет фигуристлар арасында Сочи Олимпиадасына бер генә юллама уйнатыла. Сүз уңаеннан, спорт парлары белән парлы биюләрдә Россияне өчәр пар, хатын-кызлар арасында ялгыз шууда ике спортчы тәкъдим итәчәк.
Чишелешне озак көтәсе калмады. Россиянең Тимераякта фигуралы шуу федерациясе президенты Александр Горшков сүзләренә караганда, декабрь азагында Сочида узачак Россия чемпионатын Олимпиадага сайлап алуның беренче этабы дип санарга мөмкин. Аның нәтиҗәләре буенча, киләсе елның гыйнварында Будапештта узачак Европа беренчелегенә команда туплана. Европа чемпионаты нәтиҗәләре буенча инде, Сочида чыгыш ясаячак Россия фигуристларының ахыргы исемлеге игълан ителәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading