Шәһри Казан

Истәлекле акчалар чыгарылды

Россия Банкы, Казанда быелның июль аенда узачак Студентларның халыкара Универсиадасына багышлап, истәлекле акчаларны әйләнешкә кертте.

Реклама

3 һәм 5 сумлык - көмеш, шулай ук 50 сумлык һәм 10 мең сумлык алтын акчалар чүкелгән. Акчаларга UNIVERSIADE KAZAN 2013 RUSSIA дип язылган, Казан Кремле һәм спортчыларның сурәтләре төшерелгән. Универсиада темасына кыйммәтле булмаган металлдан да 10 миллион данәдә 10 сумлык ике төрле акча чыгарылган. Россия Банкының җәмәгатьчелек белән элемтәләр департаменты белдерүенчә, бу акчалар Россия Федерациясенең барлык җирлегендә гамәлдә һәм һәртөрле түләүләр үткәргәндә кабул ителүе мәҗбүри.
Металл акчаларның алгы ягына канатлары салынып торган икебашлы бөркет рәвешендә Россия Банкы эмблемасы төшерелгән. Эмблема астына «Банк России», ә боҗра буенча акчаның номиналы һәм чүкеп чыгарылган елы язылган. Алар арасында металл төре, кою пробасы, Санкт-Петербург монета дворының товар билгесе, кыйммәтле металлның саф өлештәге авырлыгы күрсәтелгән.
«Казан-2013» башкарма дирекциясе» хәбәр итүенчә, акчалар озакламыйча Россия банкларына таратылачак.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: