16+

“Изге Болгар җыены” җиңүчеләре һәм абсолют батыры билгеле

Болгар җирлегендә узучы “Изге Болгар җыены”ның баш батыры – Яшел Үзән егете Фирдүс Зәйнуллин!

“Изге Болгар җыены” җиңүчеләре һәм абсолют батыры билгеле

Болгар җирлегендә узучы “Изге Болгар җыены”ның баш батыры – Яшел Үзән егете Фирдүс Зәйнуллин!

Ярымфиналда Фирдүс үзеннән берничә дистә килога авыррак булган пәһлеван Сергей Павликны 3:1 исәбе белән җиңүгә иреште. Гәрчә ярышлар башланыр алдыннан күпләр төп бүләк – автомобильне нәкъ менә Павлик алып китә дип фаразлаган булсалар да. Финалда исә Фирдүс Радик Сәлахов белән бил алышты. Һәм зур өстенлек белән җиңү яулады. Җиңүчеләр белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та аралашты. Фирдүс президентыбызга көрәшчеләр исеменнән көрәш футболкасы бүләк итте.
60 кг.да – Ришат Исхаков, 70 кг.да – Ирек Әхмәтханов, 80 кг.да – Мөнир Галләмов,  90 кг.да Раил Сәлахетдинов җиңү яуладылар.

Владимир Путин карары нигезендә, киләсе елда Идел буенда ислам кабул ителүнең 1100 билгеләп үтеләчәк.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Павлик хотел на партере бороться ?

    Мөһим

    loading