16+

Кайчан җиңәрбез икән?

22 апрель көнне Россия премьер-лигасының 40 нчы туры кысаларында, Казан «Рубин»ы Мәскәүдә җирле «Локомотив» белән очрашты. «Асылташлар»ыбыз Россия кубогының чирекфиналындагы батырлыгын кабатлый алмады. Хәтерләсәгез, моннан бер ай чамасы элек казанлылар «тимерьюлчы»ларны 4:0 исәбе белән тар-мар иткән иде. Әмма бу матчта җиңүгә мәскәүлеләр якынрак иде дисәм дә, ялгыш булмас.

Уенның беренче минутлары Роман Шароновка сары карточка бирелүе белән истә калды. Яңгыр сибәләргә керешкәч, «Рубин» капкасы янында чын мәгънәсендә күк тә гөлдери, яшен дә яшьни башлады. Күптән түгел генә Лондонның «Тоттенхэм» командасыннан кайткан «Локомотив» һәм Россия җыелма командасы һөҗүмчесе Роман Павлюченко шактый актив уен күрсәтте. Ул әлеге уенын икенче таймда да дәвам итте. Капкачыбыз Сергей Рыжиков белән бергә бер чыгып, чак кына тупны капкага юнәлтмәде. Арбитр исә бу эпизодта кагыйдә бозу юк дип бәяләде.
Дөрес, «Рубин» да соңгы минутларда «тимерьюлчы»ларның капкасына чак кына гол кертмәде. Сергей Давыдов ике мәртәбә каты иттереп типсә дә, «Локомотив» капкачысы Гильерми Маринато үз осталыгын күрсәтте. Шулай итеп, уен исәп ачылмыйча гына тәмамланды.
Дуслык җиңде, дияр берәү! Әмма «Рубин», 63 очко туплап, Россия премьер-лигасының 7 нче баскычына төште. Казан командасын 40 нчы турда Мәскәү «Спартак»ын 3:0 белән җиңгән Махачкала «Анжи»е узып китте. 28 апрель көнне Үзәк стадионда казанлылар «Кубань» белән көч сынашачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading