16+

«Казан-Арена» беренче уенга әзер

Ял көне,17 августта, «Казан-Арена» стадионында булачак «Рубин» - «Локомотив» матчына 15 мең билет сатылган. Алтмышлап скайбокс, ягъни мәсәлән, уен кырын күзәтергә уңайлы булган киң комфортабельле кабинетларның да яртысына билетлар сатып алынган. Аларның бәяләре 56 меңнән 310 мең сумга кадәр торуын исәпләгәндә, яңа стадионда беренче тапкыр узачак матч белән кызыксынучылар шактый....

«Казан-Арена» беренче уенга әзер

Ял көне,17 августта, «Казан-Арена» стадионында булачак «Рубин» - «Локомотив» матчына 15 мең билет сатылган. Алтмышлап скайбокс, ягъни мәсәлән, уен кырын күзәтергә уңайлы булган киң комфортабельле кабинетларның да яртысына билетлар сатып алынган. Аларның бәяләре 56 меңнән 310 мең сумга кадәр торуын исәпләгәндә, яңа стадионда беренче тапкыр узачак матч белән кызыксынучылар шактый....

«Рубин» футбол клубы генераль директоры Айрат Гәрәев сүзләренә караганда, «Казан-Арена» стадионы көтеләчәк матчка тулысынча әзер:
- «Казан-Арена» ул - «Рубин»ның горурлыгы. Россиянең берничә клубы гына мондый ареналар белән мактана ала. Беренче матчны түземсезлек белән көтәбез. «Локомотив» белән булачак уен стадион диварларына футбол рухын өрер һәм безнең клубка бары тик уңышлар гына теләп торыр дип өметләнәбез. «Локомотив» ягыннан 2,5-3 мең фанат килүе көтелә. Бу саннар фанатлар секторына гына кагыла. Җанатарларның күбесе гадәти трибуналарда да урнашачак, - диде ул журналистларга.
Стадионның әзерлегенә килгәндә, Россия футбол союзыннан билгеле кагыйдәләргә туры килүе турындагы сертификат алынган, анда стадионга югары категория бирелгән.
- Без моңа озак килдек, бөтен булган кисәтү-искәрмәләр өстендә эшләдек. Бүген барысы да әзер, «Рубин» белән бу сезонда футбол буенча Россия чемпионатының ундүрт матчын монда уздыру турында килешү төзедек, - ди стадион директоры Радик Миңнәхмәтов.
Сүз уңаеннан, матчны стадион рестораныннан да күзәтеп булачак. Анда бер урын 6 мең сум тора. Фуд-кортларда меню күптөрле булачак. Стадион буйлап 200 сату ноктасы эшләячәк. Бәяләре дә артык тешләмәячәк, имеш, әйтик, бер пицца 40-60 сум гына торачак. Фанатлар өчен дә бөтен шартлар тудырылган. «Спартак» җанатарлары белән булган вакыйгадан соңмы шунда, ЭЭМ ягыннан да проблемалар булмас, дип аерым әйтеп ышандырдылар.

Казан шәһәре башкарма комитеты стадионга бару-кайтуда транспорт белән бернинди проблемалар булмас дип вәгъдә итә. Чистай һәм Ямашев урамнары буйлап 15 маршрутта автобус маршруты, икешәр юнәлештә 61 троллейбус һәм трамвай йөриячәк. Алар эш көне графигы буенча эшләячәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading