16+

Казан беренче урынга омтыла

Татарстанда шәһәрләр һәм муниципаль районнарның җирле үзидарә, шулай ук башкарма хакимият органнары хезмәткәрләре арасында республика Спартакиадасы бара.

Казан беренче урынга омтыла

Татарстанда шәһәрләр һәм муниципаль районнарның җирле үзидарә, шулай ук башкарма хакимият органнары хезмәткәрләре арасында республика Спартакиадасы бара.

Бу чара Татарстан Министрлар Кабинеты теләктәшлегендә республиканың Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы тарафыннан уздырыла. «Спартакиаданың максаты - спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, ә шигаре - Универсиада. 2013 елда башкалабызда булачак Студентларның халыкара Уеннары Казанда спорт үсешенә нык этәргеч бирде», - диде шәһәр башкарма комитетының физкультура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев. Муниципаль берәмлекләр командалары спортның волейбол, гер күтәрү, өстәл теннисы, җиңел атлетика, футбол, бадминтон, шахмат һәм шашка төрләрендә көч сынаша. Илгиз Фәхриев әйткәнчә, командалар башта Чистай, Алабуга, Әлмәт, Яшел Үзән, Казан шәһәрләрендә һәм Саба районында чыгыш ясый. Зона ярышларыннан җиңүче өч команда республика бәйгесенә алына. Казанда кичә Чаллы һәм Казан мэрияләре, әлеге шәһәрләрнең районнары башкарма комитетлары хезмәткәрләре спортның волейбол һәм гер күтәрү төрләрендә ярышты. «Бәйгегә һөнәри спортчылар катнаштырылмый, фәкать муниципаль хезмәткәрләр генә кертелә», - диде Илгиз Фәхриев. Чаллы волейболда үз өстенлеген сиздерде. Казан шәһәр башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтәләр бүлеге җитәкчесе Ирек Арсланов, 32 килограммлы герне әле бер, әле икенче кулы белән 100 мәртәбә (гомум исәптә) күтәреп, тамашачыларны сокландырды. Беренчелекне яулаган Ирек әфәнденең күрсәткече һөнәри спортчы дәрәҗәсендә булуын билгеләп үтәргә кирәк.
«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин: «Спартакиаданың бөтен мәгънәсе - үз тиңдәшләрең белән көч сынашу. Элеккеге елларда шуны күрә идек: командаларда кайсы Татарстан, кайсы Россия чемпионы. Һөнәри спортчыларның катнашуына юл куелмасын. Спортта алдан әйтеп булмый, шулай да Казан беренче урынга омтылырга тиеш», - дип белдергән иде.
Республика муниципаль берәмлекләре хакимият органнары хезмәткәрләре Спартакиадасының финал ярышлары 1 декабрьдә Казанда булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading