Күпләр йогышлы авыруларны ачыклауга соңгы тапкыр анализ биргәннәрен хәтерләмидер дә. ВИЧ, СПИД кебек авыруларга наркоманнар, тәртипсез тормыш рәвеше алып баручылар чире дип карарга күнеккән җәмгыять. Югыйсә, рәсми статистика буенча, Россиядә 1 миллион ВИЧ инфекцияле кеше исәпләнә. Кызганыч, алар арасында имин гаиләдән булганнар да җитәрлек. Китап, брошюралар бастырып кына җәмгыятьне әлеге...
Әлеге зур масштабта уза торган ярышның идея авторы - "Кадрлар резервы" республика проекты катнашучысы Вадим Янгиров. Марафонны Татарстан президенты, шәһәр мэриясе дә хуплаган. Быел Казан марафонында 10 меңләп кеше катнашыр дип көтелә. Йөгерүчеләрнең 50се үзләре дә ВИЧ инфекцияле кешеләр. Катнашучылар арасында Австралия, Индонезия, Кения, Танзания, АКШтан да кунаклар бар. Шулай ук танылган җырчылар Вера Брежнева, Стас Пьеха, Эльмира Калимуллина, спортчылар, сәясәтчеләр, Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова, Россия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Краев, Россия хөкүмәте Рәисе ярдәмчесе Геннадий Онищенко да марафонда катнашыр дип көтелә.
Йөгерүчеләр дүрт дистанциядә көч сынашачак. Иң җитезләре 42 километр 195 метрга чапса, ярым марафонда катнашырга, ягъни 21,1, 10 һәм 3 километрга йөгерергә дә була. Иң мөһиме - һәр кеше дә ярыштан уңай кичерешләр, дәрт алырга тиеш, ди оештыручылар. Марафонның маршруты Казанның иң матур урыннары аша узачак. Спортчылар "Миллениум" күпере, Зур Кызыл урамы, Казан Кремле, Казансу яры буйлап йөгерәчәк.Һәр катнашучыга да истәлекле бүләкләр дә тапшырылачак. Ә финишка беренче килүче проффессиональ спортчыларга 100әр мең акчалата бүләк каралган. Абсолют җиңүчегә әзерләнгән приз әлегә сер булып кала.
Марафонда теләгән һәр кеше дә катнаша ала. Моның өчен йөгерергә рөхсәт биргән медицина белешмәсе һәм теркәлү узарга кирәк. 13-14 май көннәрендә "Казан-Арена" стадионына килеп тә тикшерү узарга була. Биредә табиблар эшлиячәк. Ярышларда катнашу бәясе 800 сумнан башлана. Марафон узачак көнне йогышлы авыруларны ачыклау өчен махсус тест узу мөмкинлеге дә булачак.
Сүз уңаеннан, 15 май көнне сәгать 9дан 16.00гә кадәр "Казан марафоны" белән бәйле рәвештә шәһәрнең үзәгендә машиналар хәрәкәте туктатыла.
Маршрутлар:
Марафон трассасы (42,2 км)
Марафон трассасы (21,1 км)
Марафон трассасы (10 км)
Марафон трассасы (3 км)
Фото: kazanmarathon.org
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар