16+

Казан сакчысы җиңү алып килде

Уфада узучы хоккей буенча яшьләр чемпионатында Россия командасы үзенең чыгышын Словакия белән матчтан башлап җибәрде. Күпләр алдан ук бу очрашуда өстенлекне россиялеләргә биргән иде, әмма Словакия командасы, төшеп калганнардан түгеллеген исбатлап, бу уеннан бер очко алу бәхетенә иреште.

Казан сакчысы җиңү алып килде

Уфада узучы хоккей буенча яшьләр чемпионатында Россия командасы үзенең чыгышын Словакия белән матчтан башлап җибәрде. Күпләр алдан ук бу очрашуда өстенлекне россиялеләргә биргән иде, әмма Словакия командасы, төшеп калганнардан түгеллеген исбатлап, бу уеннан бер очко алу бәхетенә иреште.

Уенның экваторына хәтле үк Россия, көндәше капкасына ике гол кертеп, бозда кем хуҗа булганлыгын ассызыклады. Беренче алка Н.Григоренко исәбендә булса, икенче тапкыр Словакия капкачысын А.Хохлачев бирелергә мәҗбүр итте. Аңа бу алканы кертергә якташыбыз - команданың капитаны Н.Якупов ярдәм итте. Әмма уенның икенче яртысында безнекеләргә тагын алка кертү мөмкинлеге булмады, өстәвенә хаталар һәм кагыйдә бозулар ирешелгән өстенлекне юкка чыгарды. Икенче периодта россиялеләрнең үз зоналарында ялгышуы нәтижәсендә, көндәшләр исәп аермасын киметүгә иреште, өченче периодта исә бөтенләй тигезләп тә куйды. Икенче алканы словаклар уен бетәргә 37 секунд калгач керттеләр, бу вакытта безнең бер уенчы «штрафчылар эскәмиясе»ндә иде.
Өстәмә вакытта Россия командасына тагын 2 минут сан ягыннан азчылыкта уйнарга туры килде. Капкачы Василевскийның осталыгы нәтижәсендә генә Словакия җиңүгә ирешми калды. Ә овертайм бетәргә 15 секунд калгач, словаклар, кагыйдәне бозып, сан ягыннан азчылыкта калды. Бу мөмкинлекне яшь россиялеләр кулдан ычкындырмады - 5 секунд эчендә матур башкарылган комбинация Словакия капкасына алка кертү белән тәмамланды. Гол авторы - «Ак Барс» сакчысы А.Яруллин.
Россия яшьләр җыелма командасы киләсе уенда АКШ командасы белән очрашачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading