16+

Казан зур футбол бәйрәме репетициясен 2017 елда башлый

Россия 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатының репетициясен бер ел алдан башлый. 2017 елның июнендә Россиядә Конфедерацияләр Кубогы ярышлары узачак. Ачылыш матчын һәм финал уенын Санкт-Петербург кабул итәчәк. Калган уеннар Мәскәү, Казан һәм Сочи стадионнарында узачак.

Конфедерацияләр Кубогы ФИФА яклавы астында ил җыелма командалары арасында уза торган мәртәбәле ярышларның берсе санала. Ул кагыйдә буларак Мундиальне кабул итәчәк илдә дөнья чемпионатына репетиция буларак бер ел алдан үткәрелә. 2017 елда Кубок өчен көрәштә алты континенттагы чемпионатлар җиңүчеләре (Америка Кубогы, Төньяк һәм Үзәк Америка, Кариб бассейны илләре футболы конфедерациясенең алтын Кубогы, Азия Кубогы, Африка милләтләре, ОФК милләтләре Кубоклары, шулай ук футбол буенча 2014 елгы дөнья чемпионатының, Евро-2016 җиңүчеләре һәм кабул итүче ил җыелма командасы) - барлыгы 8 команда катнашачак.
Конфедерацияләр Кубогына 1990 еллар башында Согуд Гарәбстанында оештырылган король Фахд Кубогы ярышлары этәргеч биргән. 1997 елда ФИФА шундый беренче рәсми ярышларны оештырып, аны һәр ике ел саен уздыруны гамәлгә кертә. 2005 елдан бирле Кубок ярышлары дүрт елга бер тапкыр уздырыла.
Моңарчы Конфедерацияләр Кубогы турнирларында биш команданың җиңүе мәгълүм. Алар - Аргентина, Дания, Бразилия, Мексика һәм Франция җыелма командалары. Турнирның гамәлдәге җиңүчесе Бразилия җыелмасы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading