16+

Казанда дзюдо буенча Европа чемпионаты башланды

Дзюдо буенча Европа чемпионатының иң кызган чагы. Арена буйлап урнаштырылган сигез тотамида илнең иң яхшы спортчылары Олимпия уеннарында катнашу хокукы өчен көрәшә. Ярышлар инде кичә башланса да, аның тантаналы ачылышы бүген булачак.

 Казанда дзюдо буенча Европа чемпионаты башланды

Дзюдо буенча Европа чемпионатының иң кызган чагы. Арена буйлап урнаштырылган сигез тотамида илнең иң яхшы спортчылары Олимпия уеннарында катнашу хокукы өчен көрәшә. Ярышлар инде кичә башланса да, аның тантаналы ачылышы бүген булачак.

Россия спортчылары кем белән көрәшә?

Ярышларга берничә көн кала кайсы спортчы нинди ил вәкиле белән көрәшәчәкләрен ачыклау өчен җирәбә салынды. Чаллы егете Нияз Билалов турнирда Украина спортчысы белән көч сынашачак. Ә менә зур өметләр баглаган, 100 килограммлы авырлык үлчәмендә Олимпиа чемпионы Таһир Хайбуллаев травма алу сәбәпле, ярышлардан төшеп калды. Ләкин спортчының башка ярышларда балл җыеп, Рио-де-Жанейродагы Олимпия уеннарында катнашу мөмкинлеге булачак. Җирәбә ясаучы махсус программа төрле авырлык категориясе буенча Россиянең хатын-кыз спортчылары - АКШ, Португалия, Төркия; ирләре - Франция, Бөекбритания, Израиль илләре спортчылары белән ярышачак дип билгеләде.


- Россия - кунакчыл ил. Моннан дүрт ел элек Чиләбедә - Европа, ике ел элек дөнья чемпионаты узды. Хәзер Татарстан дзюдо башкаларысына әверелде. Сезнең зур спорт чараларын оештыруда тәҗрибәгез бар. Шуңа да бу ярышлар лаеклы дәрәҗәдә үткәреләчәгенә ышанып әйтә алам. Ярышлар мавыктыргыч һәм имгәнүләрсез булсын иде. Миңа чемпионат мөһите ошый: кунакларны каршы алу, җирәбә уздыру, ачылыш вакытын бик яратам. Ләкин кунаклар белән хушлашу гына кыен биредә, - диде журналистлар белән очрашуында Европа дзюдо берлеге президенты Сергей Соловейчик.

Спорт кына түгел бу...

Чемпионатны Казанда үткәрү очраклы гына сайланмады. Бер яктан, Универсиада, Су спорты төрләре буенча чемпионат тәҗрибәсе дә бар, икенче яктан, бездә билбау көрәше генә түгел, ә дзюдо да шактый үсеш алган. Республикада әлеге спорт белән биш меңгә якын кеше шөгыльләнә. Татарстанда туып-үскән тугыз спортчы халыкара спорт остасы исемен йөртә.
- Безнең өчен дзюдо спорт кына түгел. Аның тәрбияви максатлары да бар. Без зур баллар, нинди дә булса дәрәҗәләр өчен генә көрәшмибез, максатыбыз - дзюдоның массакүләм аудиториягә чыгару! Хәзер мәктәпләрдә дзюдо дәресләрен кертә башладык. Бу үсеп килүче буынга бик мөхим, - диде Сергей Соловейчик.

Мельдоний дзюдога да «кысылган»

Күп кенә спортчыларны медальләрсез калдырган мельдоний скандалы дзюдога да кагылмыйча калмаган. Аннан бигрәк тә элек Советлар Союзы составында булучылар зыян күрде. Исегезгә төшерәбез, моңарчы мельдоний препараты спортчылар өчен дару буларак кулланыла иде.
- Бу очракта спортчыларның бернинди яклаусыз калуы кызганыч. Хәзер Россия дзюдо федерациясе аларны яклау өчен адвокат һәм юристларга акчасын һәм көчен кызганмый. Скандал аларның ярышларга әзерләнүенә дә тәэссир итми калмады. Сәясәтнең спортка кагылуы кыганыч. Спорт әле илләр арасында сәясәтнең катнашы булмаган бердәнбер күпер иде. Шул күпер дә җимерелде, - диде Сергей Соловейчик.

Билетларның очсыз булуы тамашачыларны җәлеп иткән, чөнки Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов белдергәнчә, билетларның күп өлеше инде сатылып беткән.
Бу юлы Европа чемпионаты тагын бер зур вакыйга белән бергә үтә. Россия Президенты Владимир Путин Казанда хоккей үсешенә багышланган Совет оештырачак. Ил башлыгы яраткан спорт төре буенча ярышларны да карарга килер дип көтелә. Шуңа да "Татнефть Арена»га кергәндә аеруча да җентекләп тикшерәчәкләр. Оештыручылар шикле әйберләрне (ислемай, газ балоны һ.б.) өйдә калдырырга һәм чарага алданрак килергә киңәш итә. Машина парковкасы урыннары да чикләнгән, шәһәр транспорты белән килсәгез җайлырак булыр.



Ярышлар графигы:

21 апрель - Хатын-кызлар: 48 -52 / -57 кг. Ир-атлар: 60 -66 кг. Башлана: 13.00 сәгатьтә.

22 апрель - Хатын-кызлар: 63 -70 кг. Ир-атлар: 73 -81 кг. Башлана: 12.00 сәгатьтә.

23 апрель - Хатын-кызлар: 78 +78 кг. Ир-атлар: 90 -100 кг/ +100 кг. Башлана 13.00 сәгатьтә.

24 апрель - Хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында команда ярышлары. Башлана 12.00 сәгатьтә.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading